2051нче ел яки "Китап"ны кемнәр тыңлый һәм тыңлаячак
"Китап" радиосы баш мөхәррире, концепция авторы Алмаз Миргаязов һәм тапшырулар редакторы Гөлинә Шәйхи катнашында узган матбугат конференциясенән күзәтүләр. Аңарда компьютер экраны аша гына катнашсак та, яңгыраган фикерләрнең кайберләре күңелгә уелып калды.

Без гаиләдә 10нчы бала булырга да риза
Тарихына бер ел да булмаган радио Инстаграмда 20 меңләп тыңлаучы җыя алган. Бүген аны Төркия, Украина, Канада, Чехия, Испания, Америкада да тыңлыйлар. Максатчан аудитория итеп 35 яшьтән узганнарны сайлаганнар. Кичке сәгать уннан иртәнге алтыга кадәр эфирда - бары тик әдәби әсәрләр. Үзе укый алмаган, ялкауланган, хаттә күзе күрмәгән кеше дә "Китап"ны интернет челтәрендә, мобиль кушымталар аша тыңлый ала. Шулай итеп бу радио мәгълүмат чаралар базарында үз "нишасын" табарга ниятли. Үзгә булуы башкалар җәлеп итә алмаган "зыялы" һәм "сыйфатлы" аудиторияне яулап алырга булышуын аңладым.
Һәрбер радионың кояш астында үз урыны булырга тиеш
Конкуренция шартларында эшләү турында бирелгән сорауга җавап иде бу. Алмаз Миргаязов баштан ук аныклады: радионың миссиясе –кәмит күрсәтү түгел, ул концепциясе белән башка шундый чаралардан төптән аерылып тора. Яңалыклар сөйләп, сәясәткә керешү дә юк. Җитди әдәбият белән шөгыльләнеп, халыкны җүнле җыр тыңларга өйрәтмәкчеләр. "Конкуренция –үсү, камилләшү мөмкинлеге",- диде Алмаз Миргаязов.
Төнге сәгать икедә дә җавап бирә алучы универсаллар эшли
Бүгенге көндә "Китап"ны 3 кеше гамәлгә куя. Тәүлек әйләнәсе сөйләп, җырлап, уйнап торучы радионы ясаучылар алар. Коллектив тупланганда төп принцип-универсальлек булган. Яза, сөйли, тиз эшли белә торган шул "булдыклылар" бүгенге көндә әдәби, фәнни-популяр тапшырулар әзерли, мәгълүмат чарасын социаль челтәрләрдә таныта.
"Не форматлар" "Китап"ка эләгә алмый
"Китап"ның төп функциясе миллилек, татар традицияләренә якын булуын ишеттек. Шуңа да моңнары, татарча җыр калыбы булганнар радиога эләгә ала. Калган топ җырчыларга элегә татар генофондын тәшкил иткән сыйфатлар, иҗатларын "Китап" форматына туры китерү өстендә эшлисе кала. Матбугат конференциясендә яңгыраган "Нигә Илсөя - "формат", Фирдүс – "не формат ?" дигән сорауга шундый җавап алынды.
"Китап"та мишәрләрне дә рәхәтләнеп сөйләтергә әзерләр
"Билгеле бер дикция, тавыш тембры булганда мишәрчә сөйләшүче татарларны да мин эшкә алыр идем", - дип җавап кайтарды радионың баш мөхәрррире чираттагы сорауга. Иң мөһиме кешенең сәләтләре түгел, ә аның эшләргә теләге икәнен дә ассызыклады Алмаз Миргаязов.
Катып калмагыз!

Радио вәкилләренә үзем биргән сорауга да җавап алдым. Актуаль булу, аудиторияне югалтмау, һәр эшне тырышлык белән башкару-Алмаз Миргаязов фикеренчә теләсә кайсы матбугат чарасын 30, 50 ел да популяр итеп яшәтергә сәләтле. "Китап"ка гашыйк булганнарның саны артканнан-арта барсын диясе генә кала. Баш мөхәррир сүзләрен кабатлап, бишенче буын интернет килсә, "Китап"ны үтүктән дә, чәйнектән дә тыңлый алырбыз, ул "һәрбер өйгә таныш көйләр, милли моңнар һәм китап" сүзе булып керер, Аллаһы боерса.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев