Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

3 ел дәвамында дини гыйлем алган Нурлат мөслимәләре таныклыклы булды

Шимбә көнне Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәге каршындагы дини курсларны тәмамлаучы хатын-кызларга рәсми документ бирелде.

3 ел дәвамында 24 ханым тәҗвид, гакыйдә, фикх, әхлак һәм әдәп, сира, тиләвәт фәннәрен үзләштерде. Атнасына ике тапкыр кичләрен һәм иртән үзәккә дини гыйлем алырга җыелучыларны үз дәресләрендә Әминә Рамазанова, Минзәһәп Гайнуллина, Розалия Ахунова, Әлфия Хәсәнова, Рәһинә Садретдинова, Саимә Галимова каршы алды. Чарада шәкертләр мөгаллимәләренә моның өчен рәхмәт әйтеп, бүләкләр бирде.

Курсларны тәмамлау турындагы таныклыкны Нурлат районы мөхтәсибе Якуб хәзрәт Сәлахетдинов тапшырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев