“Аеклык ноктасы” проекты гаиләләрне саклап калырга ярдәм итә
Узган елда Нурлаттан анда 8 гаилә катнашкан.
Нурлат районы социаль ятимлекне профилактикалауга юнәлдерелгән “Аеклык ноктасы” республика проектында 2017 елдан бирле катнаша. Бу чор эчендә проект кысаларында алкоголь бәйлелегеннән интегүче, балигъ булмаган балалар тәрбияләүче һәм социаль куркыныч хәлдә яшәүче 20дән артыграк нурлатлы тернәкләнү узган, аларның 15тән артыграгында уңай динамика күзәтелә. “Аеклык ноктасы” проекты эчкечелек белән бәйле проблемалары аркасында ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителү куркынычы янаган яисә балалары инде приютларга җибәрелгән гаиләләргә ярдәм итү бурычын куя. Ул алты айга исәпләнгән.
“Узган ел районыбызның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе карары белән проектта катнашучыларның төп составына 8 нурлатлы кертелгән иде, аларның 7се – хатын-кызлар, – дип сөйләде комиссиянең җаваплы сәркатибе Гүзәл Ганиева. – Кызганычка каршы, бер хатын-кыз, кабат исерткеч эчемлекләр куллана башлаганга, проекттан төшеп калды. Бүген ул ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән, баласы балалар йортында тәрбияләнә. Проектның резервына кертелгән 4 кешенең берсе шул сәбәп белән төп составка күчерелде һәм белгечләр ярдәме белән аек тормышка кайту мөмкинлеге алды”.
Гүзәл Васыйловна сүзләренә караганда, проектта катнашучы нурлатлылар апрельдән ноябрьгә кадәр айга ике мәртәбә Казанның наркология диспансерында тернәкләнү узалар. Программа психологик терапия һәм медикаментлар белән дәвалауны үз эченә ала. Гаиләләрне кабат берләштерү өчен, проблеманы хәл итү эшчәнлегенә төрле юнәлештәге белгечләр – табиб-психотерапевт, психиатр-нарколог, социаль хезмәткәр һәм башкалар җәлеп ителә, лекцияләр, индивидуаль дәресләр үткәрелә... Проектта катнашу төгәлләнгәннән соң да, гаиләләр күз угында тотыла, исерткеч эчемлекләр белән бәйле проблемалары кабатланган очракта, алар янәдән “шефлыкка” алына.
Эчкечелек – хроник авыру ул, кызганычка каршы, аны җиңеп чыгу һәркемнең дә хәленнән килми, бигрәк тә ялгыз көрәшкәндә. “Аеклык ноктасы” проекты әлеге бәйлелекне җиңәргә карар иткән кешеләргә ярдәм кулы суза, бары аны кабул итәргә генә кир әк . Быел әлеге мөмкинлек ведомствоара социаль патронажда исәптә торучы ике нурлатлыга бирелә, 1 кеше – резервта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев