Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

«Аеклык ноктасы» проекты хәмер сазлыгыннан котылырга ярдәм итә

Социаль ятимлекне профилактикалау буенча «Аеклык ноктасы» республика проектында районыбыздан быел 8 нурлатлы катнаша, аларның 7се – хатын-кызлар. Болар, башлыча, алкоголь бәйлелегеннән интегүче, балигъ булмаган балалар тәрбияләүче, социаль куркыныч гаиләләрдә яшәүче кешеләр.

«Проект эчкечелектән интегүче ата-аналарга бәйлелекләрен җиңүгә һәм психологик ярдәм алуга юнәлтелгән, – дип билгеләп үтте районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясенең җаваплы секретаре Гүзәл Ганиева. – Дәвалану курсы ярты елга исәпләнгән».

Проектта катнашучылар өчен аена ике тапкыр Казанның наркология диспансерына бару оештырыла. Биредә алар белән клиник психолог эшли, медикаментоз терапия үткәрелә. Аннан кайткач һәркайсы шәхси тернәкләндерү программасы кысаларында җирле психолог һәм нарколог кабул итүендә булалар. Нурлат районы республика проектында 2018 елдан бирле катнаша, әлеге чор эчендә 25 кеше дәвалану курсы узган. Уңай динамика да күзәтелә, һәм бу сөендерә, чөнки проект балаларга үз гаиләләрендә имин шартларда үсү мөмкинлеген тудыруны да күздә тота бит.

«Узган ел проектта катнашучы хатын-кызларның берсе ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән иде, ул вакытта балаларына 5 һәм 14 яшь иде аның. Әлеге ханым дәвалануга бик җаваплы якын килде, дәресләрнең берсен дә калдырмыйча, барлык чараларда да катнашты. Нәтиҗәдә, туры юлга басып, суд тарафыннан үз хокукларын торгызуга иреште. Һәм мондый мисаллар шактый», – дип билгеләп үтте Гүзәл Васыйловна. 

Әлбәттә, дәүләт тәкъдим итә торган ярдәм чаралары проектта катнашучыларда да теләктәшлек табарга тиеш. Чөнки ата-аналарның үзләренең алкоголь бәйлелегеннән котылу теләге булмаса, уңай нәтиҗәгә өметләнү мөмкин түгел. Быел, мисал өчен, дәвалану курсы узуына да карамый, спиртлы эчемлекләрне элеккегечә куллануын дәвам иттерүче бер нурлатлыны проекттан төшереп калдыру турында карар чыгарылган. Аның хәмер сазлыгыннан котылу һәм сәламәт тормыш алып бару мөмкинлеген кулдан ычкындыруы бик кызганыч, чөнки «Аеклык ноктасы» проекты кысаларындагы киңкырлы ярдәм тулысынча түләүсез күрсәтелә бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев