Ай календаре буенча чәчү: Нурлат районыннан бакчачы Гөлзөһрә Мусина киңәшләре
Төрнәс авылында яшәүче тәҗрибәле бакчачы Гөлзөһрә Мусина борыч һәм помидорларны ай тула башлаганда чәчәргә киңәш итә.
Урамда әле кышкы һава торышы хакимлек итсә дә, өйдә яз үзен сиздерә инде. Өстәлгә тезеп куелган агач тартмаларда пленка астында яшел борыч үсентеләре яктыга үрмәли. Кызыл борычлар шактый күтәрелгән инде, ә сары һәм кызгылт сарылары әле тишелә генә башлаган...
“Борычны ай календаре буенча февральнең 19-20ләрендә чәчтем. Борыч авыррак тишелә, шуңа күрә чәчәр алдыннан 3-4 көн җылы суга бүрттерергә куеп тордым, – ди Гөлзөһрә Мусина. – Борыч орлыгын менә инде 10 еллап сатып алганым юк. Үземнең сыналган сортларым булгач, ел да шуларны чәчәм һәм үкенмим. Аларның сортларын да төгәл генә хәтерләмим инде”.
Көндезләрен үсентеләргә тәрәзәдән төшкән кояш яктысы җитәрлек, ә менә кичләрен тартмалар өстенә элеп куелган фитолампаны кабызып куя. Ул кичке 5тән 9га, 10га кадәр янып тора икән, кайчагында төнгегә дә кабызып калдыргалыйлар. Бу исә көн яктылыгын арттырырга һәм үсентеләргә ныграк булып үсәргә булыша. Тиздән помидор орлыкларын да туфракка күмдерәчәк бакчачы. Аларны чәчкәндә дә ай календарен истә тотачак.
“Помидорларны да ай тула башлаганда чәчәчәкмен. 21 мартка дип планлаштырып торам. Җир өстендә үсә торган барлык яшелчәләрне дә ай тула башлаганда чәчү яхшы. Ә менә җир астында өлгерә торганнарын, мәсәлән, кишер, чөгендер, шалкан кебек яшелчәләрне, киресенчә”, – дип бакчачылык серләре белән уртаклаша ул.
Томат орлыклары әзер инде, аларны бүрттерми генә чәчәчәк. Орлыкларны көздән үзе әзерләми, ә сатып алуны хуп күрә Гөлзөһрә Шаһитовна. Моның сере дә бар.
“Мин орлыкның F1 маркировкаласын сатып алам. Гадәттә алар селекцияле сортлар була. Кызганычка каршы, икенче елга мондый орлыкларның барлык үзлекләре дә сакланмый һәм уңышы да начаррак була, – ди ул. – Чәчәр алдыннан туфракны духовкада кыздырып алам яки марганцовкалы кайнар су белән пешеклим. Туфракны сатып алганым юк, аны көздән теплицадан алып калам, анда черемәсе җитәрлек була. Ә суны еш сипмим. Менә бу борычларга чәчкәннән соң өч тапкыр гына су сипкәнмендер, пленка астында дым озак саклана бит. Суга кайчак бераз селитра һәм марганцовка кушкалыйм”.
Помидор орлыкларының дистәләгән сортын сатып алган бакчачы. Үзе әйтүенчә, помидорларның тәбәнәк буйлыларына, ян-як үсентеләр җибәрми торганнарына өстенлек бирәләр, барыннан да бигрәк “бычье сердце”ны яратып үстерәләр. Гомумән, помидорны ел саен 300- 400шәр төп утырталар, борычлары 200-250ләп төп була. Помидорларга ачык һава астында да авыруларга бирешмичә үсәргә исә күпләргә таныш органик ашлама ярдәм итә. – Сыер тизәген бер атналап мичкәдә әчетәбез дә, барлыкка килгән сыеклыкны суга кушып сибеп чыгабыз. Моны помидорлар чәчәк атканчы өч тапкыр эшләү яхшы. Ә инде чәчәк атканнан соң помидорларга бернинди ашлама да кирәкми”, – дип яхшы уңыш алуның тагы бер серен ачты бакчачы.
Бакчачылык Гөлзөһрә Мусинаның бердәнбер мавыгуы түгел. Ул – кул эшләре остасы да. Аның төрле техникаларны кулланып ясаган чәчәкләре, чыршы уенчыклары күз явын алырлык була, тегү машинасы да һәрчак эштә – йомшак мендәрләр, уңайлы келәмнәр ясый. Моннан тыш, тормыш иптәше Хәлим Минфатыйхович һәм улы белән терлек-туар асрарга да өлгерәләр әле, үзләреннән арткан сөт продукциясен сатудан да керем алалар. Кыскасы, хезмәттән тәм, тормыштан ямь табып яшиләр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев