Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алдакчылар тозагы: ничек корбан булмаска?

Бүген мошенниклар чын психологларга әверелделәр.

Алар үз корбаннарының компьютеры яисә телефонына “үтеп кереп” кенә калмыйлар, аларның куркуыннан яки җиңел акчалар эшләү теләгеннән файдаланып, шәхсән алдаларга да тырышалар. 

Соңгы атна эчендә генә дә күп кенә коллегаларыбыз мошенниклар телефоннарына “үтеп кергән” танышларыннан хәбәрләр алдылар. Аларның барысы да бер стильдә – видео һәм аңа беркетеп текст җибәргәннәр: “Күрдеңме? Кичә генә билгеле булды”. Без инде мондый видеоларны ачарга ашыкмаска кирәклеген беләбез, шуңа иң беренче эш итеп адресатка шалтыратабыз. Әмма, ачыкланганча, бөтен кеше дә шулай эшләми икән. Мондый хәбәрләргә ышанып, мошенниклар кармагына төшүче нурлатлылар да бар булып чыкты. 
Тагын бер тәэсир итү чарасы – “мөһим кешеләр”нең шалтыратулары. Мошенник үзен банк яисә хокук саклау органнары хезмәткәре итеп таныштырырга мөмкин. Ул, уйлануга вакыт калдырмас өчен, җитди тавыш белән һәм тиз сөйләшә. “Сезнең картагыздан менә хәзерге вакытта 50 000 сум акчагызны салдырырга тырышалар. Операцияне туктату өчен тиз арада смс аша килгән кодны әйтегез”. Мондый сүзләрне ишеткәч, сөйләшүне өзәргә дә бит, әмма юк, кем дә булса ышана һәм мошенникларның йогынтысына тулысынча эләгә. Һәм инде кодны да әйткән була, акчаларын да салдырганнар... 

Акчаларны үзләштерүнең тагын бер ысулы – ялган сайтлар аша эш итү. Җинаятьчеләр танылган кибетләрнең сайтларына охшаган сәхифә ачалар. 

Фото ясалма фәһем ярдәмендә ясалды

“Кыйммәт булмаган велосипед сатып аласым килгән иде һәм бер сайтта белдерүгә юлыктым. Яздым. “Рәсми китереп бирү өчен шушы сылтама буенча түләгез”, – дип җавап бирделәр. Сылтама аша күчтем, картадагы саннарны керттем. Аннан соң сайтның ялган булуы ачыкланды. Акчасыз да, велосипедсыз да калдым, өстәвенә, карта мәгълүматларын да үзем тапшырдым”, – дип сөйләде Нурлатта яшәүче бер ханым. 

Ә “туганыгыз бәлагә юлыкты” схемасы буенча зыян күрүчеләр никадәр... Гадәттә, өлкән яшьтәге кешеләргә шалтыратып, улы, кызы яисә оныгының тавышына охшатып сөйләшә башлыйлар... Мошенниклар ясалма фәһемне осталарча кулланып, әлеге схемадан хәзер дә файдаланалар. Әлбәттә, трубкадан таныш тавыш “Әни, мин кеше таптаттым, полициядә. Хәзер яныңа бер кеше килер, аңа булган бөтен акчаларны биреп җибәр” дисә, үз-үзеңне кулга алу бик авыр. Бөтенесен биреп җибәрү өстенә әле кредит рәсмиләштерергә яисә микрозайм алырга да өлгерәләр. Һәм полициягә шалтыратып, хәлгә ачыклык кертү урынына, паникага бирелеп, бөтен җыйган акчаларын тапшыралар. 

Үз акчаларын инвестицияләргә теләүчеләр дә аз түгел. Интернет та берничә көн эчендә алтын таулар вәгъдә итүче рекламалар белән тулган. 

“Кызык өчен шундый бер рекламага бастым, әмма бернәрсә дә язмадым. Ә инде кичен телефоныма шалтыраттылар, кызыксынуыгызны күрдек дип, акчаларны инвестицияләргә тәкъдим иттеләр. Сөйләшү барышында 5 мең сум акча салсам, бер атнадан 50 мең алачаксың дип ышандырдылар. Һәм мин ышандым. Суммам 35 меңгә җиткәч, алырга теләдем, әмма бернәрсә дә барып чыкмады. Шунда гына үземне алдалауларын аңладым”, – дип сөйләде бер ир-ат. 

...Мессенджерларда “дус”, “күрше”, “идарәче компания”дән дип хәбәрләр дә килергә мөмкин. Мошенникларның максаты бер – сезнең ышанычыгызны яулап, теләсә нинди ысуллар белән акчаларыгызны яки шәхси мәгълүматларыгызны алу. Алардан ничек сакланырга соң? Киңәшләр яңа түгел: таныш булмаган номерларны алмаска, белмәгән сайтларга кермәскә, карта мәгълүматларын беркемгә дә әйтмәскә. Кыскасы, иң мөһиме – ышанмаска һәм курыкмаска. Барысы да үзегездән тора: таныш булмаган номердан шалтыратсалар – җавап бирмәгез. Шуны истә тотарга кирәк – мошенниклар һәрчак ашыктыра. Потенциаль корбаннары хата ясасын өчен, паника тудыралар. Әгәр дә сезгә карарны “хәзер үк” кабул итәргә яисә смс аша килгән кодны атарга кирәк дисәләр, белеп торыгыз – бу ялган. Шикләнсәгез, мәгълүматны тикшерегез. Мисал өчен, рәсми телефон номеры буенча банкка, полициягә, туганнарыгызга шалтыратыгыз. Акчаларыгызны каядыр җибәрергә ашыкмагыз: алар сезнең счетта булганда гына иминлектә кала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев