Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

“Алтын корт” куркыныч тудыра

Россельхознадзорның Нурлат районара бүлеге районда алтын бәрәңге нематодасы таралмагае, дип борчыла. - Узган елда алтын бәрәңге нематодасы Якушкино авылындагы 33 сутыйлы шәхси участокта табылган иде.

Хуҗасы бәрәңгене базардан, тиешле документлары булмаган билгесез затлардан сатып алып утырткан булган, - ди районара бүлек начальнигы Николай Ларионов. - Алтын бәрәңге нематодасы - бәрәңге һәм помидорлар тамырларында үрчи торган вак корт, ул әлеге культура уңышының 90 процентка якынын юк итәргә сәләтле. Әлеге карантинлы объект бәрәңгене генә түгел, пасленчалылар семьялыгыннан булган башка үсемлекләр: помидор, баклажан, борычка да күчәргә һәм юк итәргә мөмкин. Өстәвенә, бик тиз, хәтта аяк киеменә эләккән туфрак яки җил, агымсулар белән дә таралырга сәләтле. Шуңа да әлеге шәхси участок хуҗасына бу җирдә берничә ел дәвамында берни үстермәскә кушылган, авыл җирлеге башлыгына моны контрольдә тотарга дигән предписание дә бирелгән иде. Әмма тикшерү боларның үтәлмәвен күрсәтте, хуҗа кеше бу урында быел да бәрәңге һәм чөгендер үстерә. Шуңа да бу очрак уңаеннан тиешле чаралар күрергә мәҗбүр булачакбыз.
Россельхознадзорның районара бүлеге начальнигы бу уңайдан бәрәңге үстерү белән шөгыльләнүче хуҗалыклар һәм шәхси затларның да игътибарлырак булуларын һәм бу карантинлы объектның таралуына юл куймауларын сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев