Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Айлыкка кушылдылар

"Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе дә хәрби-патриотик айлыкка актив кушылды.

Дүшәмбедән партия активистлары үз башлангыч бүлекчәләре территорияләрендә урнашкан белем бирү учреждениеләрендә "Ватан сак астында!" дип аталган Батырлык дәресләрен башлап җибәрәчәк. Айлык кысаларында җирле бүлекчә "Солдатка - открытка" партия акциясен дә игълан итте. Аның кысаларында партиялеләр мәктәп укучылары һәм иҗтимагый оешмаларда открыткалар ясауны оештырып, котлауларны Ватан сакчылары көне уңаеннан үтәчәк район чарасында сугыш һәм тыл ветераннарына, хәрбиләргә һәм булачак солдатларга җиткерәчәкләр. Бу чорда ялгыз яшәүче һәм ярдәмгә мохтаҗ сугыш ветераннары һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар да игътибардан читтә калмаячак. Башлангыч бүлекчәләр "Яшь гвардия" яшьләр оешмасы әгъзалары һәм волонтерлар белән берлектә аларның өйләренә чыгып ярдәм оештырырга җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев