Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Балалар бакчалары яңара

Капиталь ремонт кысаларындагы эшләрне, бигрәк тә балалар учреждениеләре турында сүз барганда, район җитәкчелеге аерым контрольдә тота.

Менә узган атна азагында да район башлыгы Равил Кузюров капремонт бара торган балалар бакчаларындагы эшләр белән шәхсән танышты.
Яңа Иглайда балалар бакчасы ике катлы. Биредә тәрәзәләрне, су белән тәэмин итү һәм канализация системасын, электр хуҗалыгын алыштырганнар. Идәннәрне, керү төркемнәрен, һава суыру системасын ремонтлау, беренче катта ишекләрне алмаштыру буенча эшләр дәвам иттерелә, моннан тыш, фасадны тышларга да кирәк булачак.
Район башлыгының эшче сәфәре маршрутындагы киләсе тукталыш Урта Камышлыдагы 38нче мәктәпкәчә учреждениесендә ясалды. Балалар бакчасының ачык төсле фасады ерактан ук күренеп тора - аны тышлаганнар инде. Эчтә дә зур эшләр башкарылган: идәннәрне яңадан җәйгәннәр, җылылык системасын, тәрәзәләрне, электр үткәргечләрне алыштырганнар, стеналарны тигезләп сылаганнар, тиздән яңа ишекләр дә куячаклар. Шәһәрнең "Светлячок" балалар бакчасындагы капиталь ремонт эшләре дә ахырына якынлашып килә.
Әлге учреждениеләрнең барысында да капиталь ремонт нефтьчеләр тарафыннан бүлеп бирелгән чараларга ясала, эшләрне "Грата" подрядчы оешмасы башкара. Район башлыгы Равил Кузюров ремонт эшләренең барышы белән танышып, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең җиһазлануы белән дә кызыксынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев