Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

“Барысы да Җиңү өчен. Нурлат” фонды Белгород һәм Курск өлкәләрен колачлаган гуманитар сәфәрдән кайтты

Фонд волонтерлары аны Әфганстандагы сугыш ветераннары оешмасының Нурлат бүлеге белән берлектә оештырганнар.

3612 километрга сузылган маршрут 22 подразделение, ике госпиталь һәм вакытлыча урнашу пунктын үз эченә алган. Волонтерлар 5 тоннадан артыграк йөк – медикаментлар, гигиена чаралары, төзелеш материаллары, инвалид коляскалары, УАЗ автомобиле, роботлаштырылган платформа һәм башка бик күп нәрсәләр илткәннәр. Ярдәм даими адресатларга да, яңа подразделениеләргә дә күрсәтелгән. Әйтик, Барс позывнойлы якташыбызга тапшырылган УАЗ машинасы аңа хәрби бурычларын үтәргә булышачак. Делегация әгъзалары беренче тапкыр Белгород өлкә клиник хастаханәсендә булып, Праведник позывнойлы сугышчының хәлләрен дә белешкәннәр. Шулай ук казакларның Ковпак исемендәге 10нчы укчылар батальонына да ярдәм күрсәтелгән, аларга роботлаштырылган платформа тапшырганнар. Традицияне дәвам итеп, платформага һәлак булган Сокол позывнойлы сугышчының исеме бирелгән. 
Курск өлкәсендәге клиника хастаханәсенә дә гуманитар йөк илткәннәр. Һава-десант гаскәрләренең 106нчы дивизия подразделениеләре автомобиль таккычы һәм төзелеш материаллары алганнар. Курск җирендә “Югалган һәм зыян күргән балаларга илкүләм ярдәм үзәге”нең төбәк бүлеге җитәкчесе Альбина Сәгыйрова белән дә очрашырга насыйп булган үзләренә, аңа символик рәвештә Нурлат әләмен тапшырганнар. “Социаль навигатор” вакытлыча урнашу пункты маршрутта соңгы нокта булган. 

“Биредә без медикаментлар, беренчел кирәк-яраклар, киемнәр, урын-җир әйберләре, ашамлыклар тапшырып кына калмадык, концерт та оештырдык. Үтенечебезне искиткеч талантлы һәм популяр җырчы, якташыбыз Рәфис Кәлимуллин күтәреп алды һәм янә безнең белән юлга чыкты. Пунктның иң актив волонтерларына рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдык, – дип сөйләде фонд җитәкчесе Ришат Сафиуллин, сугышчыларга җирле шагыйрә Маргарита Литтаның китапларын һәм һәлак булган сугышчының әнисе Диана Галиуллинадан күчтәнәчләр тапшыруларын да билгеләп. – Алгы сызыкка ярдәм илткән вакытта сугышчыларның республикабыз, илебез өчен чын күңелдән җан атулары күренә”. 

Ватан сакчылары исә рәхмәт сүзләре белән видеохәбәрләр яздырган. 

“Безгә гуманитар ярдәмне даими китерәләр, алгы сызыкка кадәр киләләр. Фронт тылдан башка берничек тә яши алмый. Җиңү безнең якта булачак!” – диләр алар видеоларның берсендә. 

Фонд командасы Нурлатка бөтен бурычларын да үтәп кайткан. Волонтерлар әйтүенчә, әлеге сәфәр җиңүне якынайтучы чын патриотлар – иганәчеләр, иҗтимагый оешмалар, районыбыз һәм тулаем республиканың битараф булмаган халкы ярдәме белән тормышка ашырылган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев