Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Бер рюмкадан башлана

Бер вакытта ике гаиләдән - берсе Киекледән, икенчесе Урта Камышлыдан алты баланы аерырга туры килде, дип хәбәр итте райбашкарма комитетының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комис- сиянең җаваплы секретаре Айгөл Манәпова.

 
Озак вакытлар буена әлеге гаиләләр КДНда исәптә торган, аларга күп тапкырлар кисәтүләр ясалган, тик ата-аналар элеккечә үк эчүләрен дәвам иткәннәр. Өйләре пычрак, ашарга юк, яшәү шартлары начар, ә иң мөһиме, балаларга ата-аналары тарафыннан тәрбия һәм игътибар җитми - комиссиянең балаларны вакытлыча гаиләдән алырга дигән карарына нәкъ шулар сәбәпче була да инде. ОВД хезмәткәрләре акты буенча, балалар, гомерләренә һәм сәламәтлекләренә куркыныч янау шартларында яшәү сәбәпле, ЦРБ-ның балалар бүлегенә урнаштырылган. Өч ай дәвамында әти-әниләргә үзләренең алкогольгә карашларын үзгәртергә, үз торакларын тәртипкә китерергә, эш табарга туры киләчәк. Билгеләнгән вакыт эчендә бу таләпләр үтәлми икән, балалар приютта һәм балалар йортларында озагракка да калдырылачаклар. Бу чаралар да булышмаса, югарыда телгә алынган затлар ата-ана хокукыннан мәхрүм ителәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КДН атаана хокукы