Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Бердәм Универсиада дәресләре үтте

Бүген, 15 майда Нурлат районында да Бердәм Универсиада дәресләре үтте. Шундый дәресләрнең иң кызыгы, мавыктыргычы Егоркино авылында булгандыр, мөгаен. Башка гадәти дәресләрдән аермалы буларак ул стадионда узды. Моннан тыш, укучыларга әти-әниләр дә кушылды. Бу чараны кечерәк кенә, әмма бәйрәм рухында уздыру рәвешен егоркинолылар очраклы гына сайламаганнар иде. Беренчедән, бу авыл...

Бүген, 15 майда Нурлат районында да Бердәм Универсиада дәресләре үтте. Шундый дәресләрнең иң кызыгы, мавыктыргычы Егоркино авылында булгандыр, мөгаен. Башка гадәти дәресләрдән аермалы буларак ул стадионда узды. Моннан тыш, укучыларга әти-әниләр дә кушылды. Бу чараны кечерәк кенә, әмма бәйрәм рухында уздыру рәвешен егоркинолылар очраклы гына сайламаганнар иде. Беренчедән, бу авыл чыннан да спорт сөючеләр авылы, чөнки монда барысы - олысы, кечесе дә спорт белән шөгыльләнә бит.
-Урамда бер лигән һава торышы торганда, мондый дәрес ябык бинада узса, бик үк дөрес булмас иде, мөгаен, - ди чараны оештыручыларның берсе, мәктәпнең физкультура укытучысы Александр Ендиряков. Ярышлар, уеннар берьюлы берничә мәйданчыкта уздырылды. Гомуми разминка йөгерүеннән соң, барлык сыйныфлар да үз спорт төрләренә бирелделәр: өлкән сыйныфлар волейбол, үсмерләр футбол, тннис уйнады, башкалар җиңел атлетика йөгерешендә катнашты. Кечерәк балалар өчен уен эстафетасы оештырылды, анысында балалар белән беррәттән аларның ата-аналары да тизлеккә боҗра эченнән үтү, скакалкада сикерү кебек сынауларда үз осталыкларын күрсәттеләр. Тик бу ярышларда оттыручы берничек тә була алмый иде: тормышта спорт өстенлек итә киән, бу үзе җиңү бит инде. Бу кире кагылмас хакыйкатьне бәйрәмнең кунагы - Универсиаданың волонтерларны өйрәтү программасы тренеры Гөлфия Мотыйгуллина да ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Универсиада волонтер Егоркино мђктђбе разминка