Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

«Безнең челтәрләр бер солдатның гомерен саклап калса да, димәк эшебез бушка түгел»

“Сети для СВОих” волонтерлык хәрәкәте әгъзалары берничә ай эчендә алгы сызыкка 60тан артыграк маскировкалау челтәре үреп җибәргәннәр.

Хәрәкәт узган елның октябрендә Ришат Сафиуллин җитәкчелегендәге “Барысы да Җиңү өчен. Нурлат” фонды каршында оешкан. Гыйматдинов урамындагы үзәк базарның әлеге төркем волонтерлары өчен бүлеп бирелгән бинасыннан сукмак өзелми дә дип әйтергә мөмкин. Хәрәкәт берләштергән игелекле йөрәкле 16 кеше ике сменада алны-ялны белми тырышлык куя: көндез көмеш яшьтәге хатын-кызлар килә, кичен остаханә киеренке эш көненнән соң турыдан-туры өйләренә түгел, ә бирегә ашыгучы нурлатлыларның көр тавышларына күмелә. 

Менә “ Чияле Алан ” шифаханәсендә дәвалау физкультурасы буенча инструктор булып эшләүче Евгения Хворостьева да вахта автобусыннан төшкәч үк, гадәттәгечә бирегә юл алган. Аның хәрби хезмәтне һөнәри язмышы итеп сайлаган офицер улы бишенче ел инде махсус хәрби операциядә катнаша, батырлыгы берничә югары бүләк, шул исәптән Жуков медале белән билгеләп үтелгән. Евгения Петровна “Офицер әнисенә” дигән үз медален дә күкрәгенә горурлык белән тагып йөри – улы хезмәт итә торган хәрби частьтән тапшырылган рәхмәт һәм хөрмәт билгесе ул. Шуңа танышы сугышчыларга ярдәм йөзеннән маскировкалау челтәрләре үрергә чакыргач, тыгыз эш графигына да карамый, аны уртак ярдәмгә үз өлешен кертү мөмкинлеге буларак кабул иткән. 

“Без – фронт һәм тыл – Ватанны бердәм булып якларга тиешбез”, – диде ул. 

Күптән түгел генә исә хәрәкәт сафларына җирле бүлекчә җитәкчесе Мария Кузьмина башлангычында Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте әгъзалары да кушылган. Ирле-хатынлы Рамил һәм Ольга Мостафиннар озак еллар инде көн яктысын күрүдән мәхрүм, шуңа да карамастан, көр күңелле булулары белән күпләргә үрнәк алар, районыбызның җәмәгать тормышында актив катнашалар. Хәрәкәт турында исә Рамил Мусаевичның волонтер сеңелесе Хәмидә Фәтхетдиновадан ишетеп белгәннәр һәм үз көчләрен сынап карарга булганнар. Сәламәтлек торышлары буенча маскировкалау тасмаларын челтәр күзләренә кертеп үрә алмасалар да, аларның ярдәме бик урынлы һәм мөһим: Рамил Мусаевич челтәрнең ян-якларын эшкәртә, Ольга Александровна тасмаларны тыгызлап аерым йомгакларга чорный. 

“Февраль башыннан йөрибез. Шул чордан 30лап челтәр эшкәрттем, берсенә якынча 2 сәгать ярым вакытым китә. Тиз өйрәндем, бәлки элегрәк макраме үрү белән мавыгуым да ярдәм иткәндер. Челтәр үзе бик җиңел бит, техника өстенә япсаң, җыерылып төшәргә дә мөмкин. Шуңа күрә аның бөтен тирәсен калын итеп үреп, эшкәртеп чыгарга кирәк, – дип уртаклашты Рамил Мостафин. – Билгеле сәбәпләр аркасында мин махсус хәрби операциягә бара алмыйм, шуңа күрә хәлемнән килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Әгәр дә безнең челтәрләр бер солдатның гомерен яисә бер техниканы саклап кала алса, димәк, эшебез юкка түгел. Һәр башланган нәрсәнең ахыры бар, Җиңү һичшиксез безнең якта булачак!” 

Мостафиннар өчен игелек кылу остаханә диварлары белән генә чикләнми – алар чималларны өйләренә алып, бу эшне ял вакытларында да дәвам итәләр. 

“Сукыр кеше куллары белән күрә, диләр бит, безнең тоемлавыбыз башка төрлерәк, шуңа авыр түгел. Бары сабырлык кына кирәк. Өйдә телевизордан тапшырулар, аудиокитаплар тыңлаганда кул эше белән утырабыз хәзер”, – дип уртаклашты Ольга Александровна. 

“Сети для СВОих ” хәрәкәте әнә шундый – олы йөрәкле, ватанпәрвәр һәм сугышчыларга ярдәм итүне яшәү кыйбласы иткән нурлатлыларны берләштерә. Эш туктаусыз алып барыла биредә, остаханәнең уты кичке 10га кадәр янган көннәр дә еш була. Чимал белән дә өзеклекләр юк.

“Бөтен кирәкле материаллар – челтәрләр, спанбонд белән “Барысы да Җиңү өчен. Нурлат” фонды тәэмин итә. Ә маскировкалау челтәре үрү һәм тасмалар кисү өчен махсус станокларны Түбән Нурлаттан оста куллы Айрат Рифович Гәрәев ясап бирде. Аның киңәшләре һәм эше белән күрсәткән ярдәме безнең өчен бәяләп бетергесез зур таяныч”, – дип сөйләде хәрәкәт җитәкчесе 

Эльвира Мингазова. Һәр үрелгән челтәр – сугышчыларга сузылган ярдәм кулы ул. Һәм гади генә күренгән әлеге хезмәт артында һәр волонтерның олы йөрәге һәм Җиңүгә какшамас омтылышы ята.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев