Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Бикүле авылында чираттагы күмәк ифтар узды

Бу юлы ифтар ашын Самарада яшәүче Ринат һәм Рахилә Гатиннар оештырды.

Мөбарәк Рамазан аенда Нурлат районының Бикүле авылында зур ифтар мәҗелесе үтте. Бу юлы авылдашлары өчен юмарт сый-хөрмәтне Гатиннар гаиләсе әзерләгән иде. Ринат белән Рахилә хәзерге вакытта Самарада яшәсәләр дә, традицияләрне онытмыйлар һәм туган җирләре белән тыгыз элемтәдә торалар.

Бәйрәм кичәсе җирле мәктәптә узды. Мул табыннар артына авылның 150лщп төрле яшьтәге кешесе – балалардан алып өлкәннәргә кадәр җыелды. Чара  Коръән сүрәләрен уку һәм вәгазьләр белән башланып китте, бу очрашуга нур һәм бердәмлек рухы өстәде.

Ифтар югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Кичә ахырында авылдашлары Гатиннар гаиләсенә күрсәткән игътибарлары һәм кайгыртучанлыклары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр. Шулай ук бу мөһим чараны әзерләүдә һәм үткәрүдә ярдәм иткән барлык кешеләргә рәхмәт сүзләре ирештерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев