Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлекчәсендә көн кадагындагы мәсьәләләр турында фикер алыштылар

Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе әгзалары чираттагы утырышка җыелды.

Анда нурлатлылар күңеленә кереп калган чараларны барладылар, киләчәктә эшчәнлекне тагын да нәтиҗәле итү юллары турында сөйләштеләр. Бүлекчә җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова киләсе елга эш планын “Татарның гамәл стартегиясе”ндә куелган максат һәм бурычларны күз алдында тотып төзү кирәклеген искәртте.

Нурлатта татар брендларына басым ясап үткәрелгән чаралар байтак. Әби- бабаларыбыздан калган йола һәм гореф-гадәтләрне саклау, аларны түкми- чәчми киләчәк буыннарга җиткерү буенча “Каз өмәсе”, “Сабантуй сылуы”, “Озын толым”  һәм башкаларда катнашучыларның саны елдан-ел арта, чараларны район халкы да яратып өлгерде. Милләтебезнең рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау һәм үстерү, календарьдагы бәйрәмнәрне халкыбызга кайтару максатыннан киләсе елда милли чараларны тагын да популярлаштыру максат ителә. Бүлек әгзалары “Татар мамык мендәре”, татар халкының милли горурлыгы булган шәхесләр турында хатирә саклау, чишмәләрне барлау һәм башкалар турында үз киңәшләрен, тәкъдимнәрен җиткерделәр. Нурлатта татар милли туклану урыны булдыру буенча да фикер алыштылар.

“Тәкъдимнәрнең барысы да игътибарга алыначак һәм, һичшиксез, эш планына кертеләчәк”, – дип билгеләп үтте Әлфия Галәүтдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев