Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Депутат хозурында

Бер сорау да игътибарсыз калмый

Кичә РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның чираттагы кабул итүе узды.

“Бердәм Россия“ партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә депутат кабул итүенә төрле сораулар белән 8 нурлат язылган иде. Сорауларның тематикасы гадәттәгечә төрле иде.

Райондашлар депутаттан дин йорты төзелешенә ярдәм сорадылар. Моннан тыш, торак йортлар янына кәрәзле элемтә вышкаларын урнаштыру, авылда көтүлек булмау, пенсиягә кагылышлы, эшкә урнашу, хезмәт хакының түбән булуы, гаражны рәсмиләштерүдә ярдәм сорап килүчеләр, алиментлар белән сораулар да бар иде.

Мисал өчен, Иске Чаллы авылында яшәүче Людмила Синдрякова һәм Людмила Родионова депутатттан Иске Чаллы авылы мәдәният йортының “Лейся песня“ халык ансамбленә сәхнә костюнары алуда ярдәм итүен сорап килгән иделәр.

−Өч ел элек безнең ансамбль халык исеменә лаек булды, бик еш төбәкара, республикакүләм конкусларга чыгабыз, - диләр ансамбльдә чыгыш ясаучылар. – Тик сәхнә костюмнарыбыз бик иске, 30 еллап инде аларга.  Депутат ярдәменә бик өметләнәбез.

Кабул итүдә район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов та катнашты, төрле служба белгечләре чакырылган иде. Сорауларның берсе дә игътибарсыз калмады, алар буенча консультацияләр бирелде. Кайберләренә урында ук җавап бирелде, берничәсе  буенча депутат запрослары ясатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев