Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Дүшәмбе көнне Нурлатта Балаларга Бөтенроссия хокукый ярдәм көне үтте

Аның актив катнашучылары - мәктәп укучылары: гадәттә, кабул итүгә 30-40ар кеше килә.

- Ел саен әлеге чара балаларга юридик ярдәм күрсәтү максатыннан үткәрелә, - ди опека бүлеге начальнигы Ирина Савинова. - Иң еш бирелә торган сораулардан - балигъ булмаган үсмерне төнге вакытта тоткарлауның законлылыгы һәм үзе белән шәхесне раслый торган документның оригиналы булу кирәклеге, мирас хокуклары, банкларда саклана һәм балигъ булмаганнарга карый торган акчалар белән идарә итү. Сораулар безгә телефон аша да керә. Хокукый ярдәм көне балаларга белгечләрдән квалификацияле ярдәм алырга булыша.
Бу юлы да сораулар төрле иде. Мисал өчен, үзен киләчәктә сәяси аренада күрүче өлкән сыйныф укучысы хәзерге вакытта үзенең нинди сәяси хокуларга ия булуы белән кызыксынды, аңа 16 яшь. Ул кылган хокук бозу югары уку йортына керергә йогынты ясый аламы һәм карьерасында чагылыш табармы, дип сорады. Тагын бер мәктәп укучысы бөтенләй дә балаларга хас булмаган сорау бирде. Әти-әниләренең бурычлары булганга, йортларын алалар икән, ул бала буларак үзенә нишләргә, дип кызыксынды. Шулай ук мирас буенча да сорау яңгырады: бала варис булып калса, мирас кемгә була һәм ул аның белән ничә яшеннән файдалана алачак...
Бу юлы әлеге һәм башка сорауларга нотариус Ирина Щекач, район башкарма комитетының опека бүлеге начальнигы Ирина Савинова, район башкарма комитеты мәгариф идарәсенең тәрбия эшләре буенча методисты Мария Комиссарова, районның эшләр белән идарәчесе Лилия Закирова һәм башка белгечләр җаваплар бирде. Чара көне буена дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев