“Дуслык” газетасының 95 еллыгына багышланган бәйгеләрдә катнашыгыз
Бәйгеләргә нәтиҗәләр 9 июльдә ясалачак.
Быел газетабыз үзенең саллы юбилеен билгеләп үтәчәк, аның беренче саны дөнья күрүгә 9 июльдә 95 ел булачак. Шул уңайдан без сезнең өчен махсус рубрикалар һәм бәйгеләр әзерләдек, анда һәркем үзенең иҗади сәләтен күрсәтә һәм истәлекле бүләкләр ала алачак.
“Газетаның яшьтәшләре”
Бу рубрика астында районыбызның быел 95 яшьлекләрен билгеләп үтүче озын гомерле кешеләре турында мәкаләләр, очерклар кабул ителә. Бәлки аларның гомер юлы кайчандыр газета һәм аның хезмәткәрләре белән кисешкәндер яисә гаилә архивында “Дуслык”та алар турында басылган мәкаләләр кадерләп саклана торгандыр.
“Яраткан газетабыз белән бергә”
Иң оригиналь фотосурәткә конкурс! Газетабызны ничек укуыгызны күрсәтегез: өйдә, печән өстендә, гаиләгез белән яки сәяхәттә. Креативлык һәм юмор хуплана!
“Юбилейга – шигъри котлау”
Иң иҗади укучыларыбыз өчен шигъри бәйге. Безгә яраткан басмагызга багышланган шигырьләр, такмаклар һәм рифмага салынган бәйрәм котлауларын юллый аласыз.
“Редакция хикәятләре”
Журналистика ветераннары һәм редакция хезмәткәрләре өчен махсус проект. Эш дәверендә булган кызыклы хәлләр, командировкалардан истәлекләр һәм укучыларыбыз әле белмәгән “кухня” серләре белән бүлешегез.
Эшләрегезне безнең redak@list.ru электрон почтабызга җибәрегез яисә Нурлат шәһәре, К.Маркс урамы, 1Г адресы буенча редакциябезгә (телевидение бинасы) китерегез. Хатларыгызны социаль челтәрләрдәге төркемнәребез аша да юллый аласыз. Иң яхшы эшләр газетабызда, сайтыбызда һәм социаль челтәрләрдә дөнья күрәчәк, ә җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр һәм дипломнар көтә. Сездән хатлар һәм фотолар көтеп калабыз. 6+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев