«Дуслык»ка - 95: райондашлар үзләренең истәлекләре белән уртаклаша
Кычытканлыдан Алмаз Камалов газетаның җәмәгать хәбәрчесе булган әтисе Җәүдәт Камалов турында сөйли.
Җәүдәт Касыйм улы Камалов ерак 1924 елда Көрнәле Әмзә авылында дөньяга килә. Язмыш аны чиксез Советлар Союзының төрле шәһәр-авыллары буйлап йөртә – Яңа Әлмәт авылы, сугыш чорында Кызыл Армия сафларында хезмәт итү, Мәскәү, Ленинград, Сарытау, Кычытканлы, Навои, Казан, Яшел Үзән. 2012 елда вафат булыр алдыннан ул миңа үзенең фотосурәтләр, документлар, истәлекләр һәм көндәлекләрдән торган шәхси архивын калдырды. Аларны әле өйрәнәсе һәм һәркайсының тирән мәгънәсенә төшенәсе бар.
1957 елда аны партия рекомендациясе буенча Кычытканлы җидееллык мәктәбенә директорның уку-укыту эшләре буенча урынбасары итеп җибәрәләр. Нәкъ менә узган гасырның 60нчы елларында ул “Дуслык” район газетасы белән актив хезмәттәшлек итә башлый. Редакция биреме буенча авыл тормышының төрле якларын яктырткан мәкаләләр яза, газетада аның үзе турында да зур гына мәкалә басылып чыга. Әтиемнең шәхси архивында редакциядән дәүләт бәйрәмнәре уңаеннан килгән берничә котлау открыткасы, төрле чараларга чакырулар да табылды. Татарстан Журналистлар берлеге әгъзаларының чираттагы утырышында мин аларны газета редакциясенә тапшырдым.
Әтием, шаһитларның истәлекләренә таянып, әле 1967 елда ук авыл тарихын яза. Шул хезмәтнең төп өлешләре 1993 елда “Дуслык” газетасының берничә санында дөнья күрә. Кулъязманың оригиналын мин мәңгелеккә саклау өчен район архивына тапшырдым. Әтиемнең бу хезмәте тулы күләмдә 2023 елда дөнья күргән “Кычытканлы авылы тарихы” китабына кертелде. Әйтергә кирәк , 1967 елда “Дуслык” газетасының бер саны башыннан ахырына кадәр тулысынча Кычытканлы авылы тарихына багышлап чыгарыла. Газета елъязмасында бу – бердәнбер шундый очрак.
Әтиемнең тарих, әдәбият белән кызыксынуы еллар узу белән миңа да күчте. Үзвакытында минем язмаларым “Огонек”, “Человек и закон” журналларында, республика газеталарында басылып чыккан иде. 2016 елдан мин “Дуслык” газетасы белән хезмәттәшлек итә башладым. Район газетасы Кычытканлының 350 еллыгына авыл тарихына кагылышлы язмалар сериясен бастырды, шулай ук анда “Кычытканлы авылы тарихы” китабы басылып чыгу уңаеннан да мәкаләләр дөнья күрде, ә җирле телевидениедә китапның презентациясеннән репортаж чыкты. Шунысы куанычлы: 2025 елда Кычытканлының ике кешесе Татарстан Журналистлар берлеге сафларына кушылды. Бу исә аларны район газетасы белән тагын да активрак хезмәттәшлек итәргә этәрә.
Әтием турында тагы берничә сүз өстисем килә. Ул Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызга куелган һәйкәл проектының инициаторы һәм авторы да була (һәйкәл 2021 елда реконструкцияләнде), авыл тарихы музеен оештыра. Пенсиягә чыккач та “Онытылганнан калганнар” дигән исем астында мемуарлар язды. Хәзерге вакытта үзалдыма шул истәлекләрне китап итеп бастырып чыгару бурычы куям. 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче район газетасына исә һәрвакыттагыча яшь булып калуын телим!
Алмаз Камалов, Кычытканлы авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев