Ел башыннан Татарстанда 8 кеше газ белән агуланып үлгән
«Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Рәмис Сәлахов хәбәр иткәнчә, фаҗигале хәлләр Казан шәһәрендә һәм Югары Ослан районында булган.
2026 елның беренче аенда Татарстанда газдан агулану аркасында 8 үлем очрагы теркәлгән.
Бу чорда шулай ук газ җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу белән бәйле 60 очрак ачыкланган. Рәмис Сәлахов мәгълүматларына караганда, газ системалары эшенә үз белдеге белән тыкшыну очракларының иң күбесе Казанда күзәтелә.
Чагыштыру өчен: 2025 елда газ белән агулануның 35 очрагы теркәлгән булган, аларның дүртесе үлем белән тәмамланган.
Газ җиһазларын кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау үзегезнең һәм якыннарыгызның гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк, дип яза "Реальное время".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев