«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы»: Эльвира Мингазова - «Хатын-кыз - лидер»
Эльвира Мингазова «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесендә «Хатын‐кыз – лидер» номинациясендә катнашты.
Эльвира Мингазова үзенең хезмәт эшчәнлеген иң рәхмәтле эш – үсеп килүче буынны тәрбияләүгә багышлаган. Менә 22 ел инде ул “Камыр Батыр” балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшли. Бу вакыт эчендә Эльвира Әхәтовна үзен грамоталы, инициативалы белгеч буларак таныткан. Хезмәттәшләре аның үҗәтлеген, хезмәт сөючәнлеген һәм гади генә хәлләрдә дә стандарт булмаган чишелешләр табу сәләтен билгеләп үтә, ә кул астында тәрбияләнүче балалары даими рәвештә ата-аналарны һәм педагогларны бәйрәмнәрдә һәм төрле конкурсларда уңышлары белән сөендерәләр.
Әмма һөнәри казанышлары – бу гаҗәеп хатынкыз тормышының бер өлеше генә. Эльвира Әхәтовна күптәннән инде иҗтимагый эшчәнлектә дә актив катнашып килә. 2021 елдан ул Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Республика ата-аналар советында Нурлат районы әти-әниләренең мәнфәгатьләрен яклый.
Эльвира Мингазованың патриотик эшчәнлеге аерым ихтирамга лаек. Махсус хәрби операция башлангач та ул читтә кала алмый, “Барысы да Җиңү өчен. Нурлат” фонды составындагы “Махсус хәрби операция өчен челтәрләр” хәрәкәте белән җитәкчелек итә башлый.
Эльвира Әхәтовнаның эш һәм җәмәгать тормышы белән кайнап торган шундый бай тормышына карап, күпләр ничек барысына да өлгерә икән дип сорау бирер. Җавап исә гади: ныклы гаилә тылы. Эш-мәшәкатьләре искиткеч күп булуга да карамастан, ул кайгыртучан хатын һәм әни булып кала. Тормыш иптәше Рөстәм белән уллары Русланны тәрбиялиләр, аның үсешенә, белемен арттыруга һәм дөньяга карашын киңәйтүгә зур игътибар бирәләр.
“Лидер булу – балаларыңның, гаиләңнең һәм үз туган җиреңнең киләчәге өчен җаваплылыкны үз өстеңә алу ул”, – дип саный Эльвира Әхәтовна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев