Ерепкино авылы халкы махсус хәрби операция сугышчыларына пироглар пешереп җибәргән
Ерепкино халкы фронтка актив ярдәм итә, алар солдатлар өчен кирәк-яраклар, ашамлыклар җыялар.
Гыйнварда оештырылган иганәчелек акциясе кысаларында ерепкинолылар күп иттереп пироглар һәм кабартмалар әзерләгәннәр, аларны пөхтә итеп төргәкләп, фронтка чираттагы гуманитар сәфәр белән барган Нурлат волонтерлары аша биреп җибәргәннәр.
– Без элегрәк тә бөтен авылыбыз белән сугышчыларга тозланмалар, кайнатмалар, яшелчәләр, җылы кием-салым җыя идек. Бу юлы аларны хуш исле камыр ризыклары белән сөендерәсебез килде. Авыл халкы бик теләп кушылды, 8 зур тартма килеп чыкты, – диде Ерепкино авылы клубының сектор бүлеге мөдире Регина Ермилова.
Икмәк-күмәч эшләнмәләре янына каһвә, чәй, бал, тәм-томнар да куйганнар. Фронт янындагы госпитальләрдә дәваланучы сугышчылар, балалар йортларында яшүчеләр өчен дә посылкалар җыярга онытмаганнар.
– Клубта өй токмачы басуны оештырырга да ниятлибез. Әлегә һава торышы шартлары мөмкинлек бирми, шуңа хуҗабикәләрнең һәркайсы үз өйләрендә токмач кисә, – дип билгеләп үтте Регина Ермилова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев