Фатуч позывнойлы якташыбыз пилотсыз очу аппаратлары операторы һөнәре алган
Махсус хәрби операциядән соң уд тормышын пилотсыз системалар технологияләре белән бәйләргә уйлый.
Соңгы вакытта махсус хәрби операция зонасында пилотсыз очу аппаратлары операторы һөнәре аеруча зур актуальлек ала бара. Хәрбиләрнең күбесе махсус курсларда әлеге җайланмалар белән идарә итү күнекмәләренә өйрәнә. Аларның берсе – Фатуч позывнойлы якташыбыз Раил. Ул 2022 елның 22 октябрендә мобилизацияләнә. Күпчелек иптәшләре кебек үк, чакырылыштан качу вариантларын эзләргә омтылмый да.
“Ватанны яклауны үз бурычым дип саныйм, – ди сугышчы.
Үзенең хәрби юлын 1233нче полкта гади укчыдан башлый. Әмма күптән түгел генә һөнәрен алыштыра. – Пилотсыз очу аппаратлары операторы булдым, чөнки теләүчеләр өчен махсус курслар ачтылар. Аны заманча технологияләрне кулланып максималь файда китерү мөмкинлеге дип кабул иттем”, – дип аңлатты Раил.
Аның бу сүзләре үз бурычларын тагын да нәтиҗәлерәк үтәргә омтылучы күпчелек хәрбиләрнең максатын ачык чагылдыра. Дроннар “пилоты” булып китү җиңелләрдән булмый. Фатуч башта Ставропольдә, аннары Мәскәүдә дрон операторына интенсив өйрәнүләр уза. Курс тулы концентрация таләп итә, алар очыш теориясен, пилотсыз очу аппаратларының төзелешен, аларны төрле хәрби шартларда куллану тактикасын тирәнтен өйрәнәләр.
“Безне барысына да өйрәттеләр, – ди сугышчы. – Әмма иң авыры пилотсыз очу аппаратын йөртү түгел, ә әзерләү”.
Дронны көйләргә, аның өчен дөрес җайланмалар сайлый белергә өйрәнү – төп күнекмәләрдән, очышның уңышы әлеге нечкәлекләргә бәйле. Раил дроннар яу кырын кардиналь яктан үзгәрттеләр дип саный. Алар безнең солдатларның тормышларын саклап калырга ярдәм итә, разведка алып барырга, артиллерия утын көйләргә, чагыштырмача иминлектә калып, һөҗүмнәрне төгәл ясарга мөмкинлек бирә. Сугышчының сүзләре практика белән дә раслана. Днепрның уң як ярында дошман техникасын һәм тере көчен ачыклаганы, шулай ук Россия подразделениеләренә куркыныч белән янаган берничә пилотсыз очу аппаратын юк иткәне өчен ул бүләккә тәкъдим ителә. Үз уңышлары турында исә ул тыйнак кына сөйли.
“Бурычны үтәгәннән соң башыма килгән беренче уй: “Алга таба эшләүне дәвам иттерергә кирәк” булды”, – ди сугышчы.
Хезмәте дәверендә Раил берничә бүләккә лаек була, ул Жуков, “Сугышчан казанышлар өчен”, “Махсус хәрби операция катнашучысына” медальләре белән бүләкләнә. Тагын бер – “Фидакарь казанышлар өчен” медален аңа “Хәрби туганлык” волонтерлары тапшырган.
“Бу безнең хезмәтне тану, тырышлыгыбызның юкка булмавын гәүдәләндерүче символ, – ди Раил. – Алар Ватан һәм иптәшләребез алдындагы бурычларны искәртеп тора. Авыр шартларда сыгылмаска аңа якыннарының теләктәшлеге ярдәм итә. – Үзара ярдәмләшү һәм иптәшләрнең сугышчан рухы бик мөһим. Һәм, әлбәттә инде, минем биредә юкка гына булмавым, илебез иминлегенең минем гамәлләремә дә бәйле булуын аңлау көч бирә”, – ди сугышчы.
Фатучның төп хыялы сугыштагы һәр хәрбинеке кебек үк – тыныч тормышка кайту. Әмма фронтта алган тәҗрибәсе аның киләчәк һөнәрен билгеләргә дә мөмкинлек бирәчәк.
“Бәлки, тормышымны пилотсыз технологияләр белән бәйләрмен, – ди Раил. – Әлеге тармакның потенциалы зур, мин тәҗрибәм һәм белемнәремне тыныч тормышта да кулланырга теләр идем”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев