Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Формасыз калу куркынычы бар

Белем көне алдыннан шактый гына укучыларның ата-аналарында шундый проблема пәйда булды.

"Кызыбыз өчен мәктәп формасы сатып алып булмый. Инде ярминкәгә дә алты тапкыр бардык, әмма кирәкле форма табып булмады. Беренчедән, сайлау мөмкинлеге бөтенләй юк диярлек, үлчәмнәре дә, комплектлары да аз. Икенчедән, чират бик зур, алдагы килүебездә калдырган заявканы да карап тормыйлар хәтта. Баланы уку елы башына нормаль итеп киендерүгә өметебезне өзгәч, вакытлыча гына булса да, иске форманы җайларга булдым. Балабызга сентябрьдә форма алыр мөмкинлек булырмы, бу ыгы-зыгы кайчан бетәр икән?" - дип мөрәҗәгать итте телефоннан редакциягә Марина Ибраһимова.
Без мәктәп формасын кайтаручы фабриканың вәкиле Миләүшә Иудина белән элемтәгә кердек:
- Чыннан да, мондый проблема бар. Әмма ата-аналарны тынычландыра алам - мәктәп формаларын барлык укучыларны да киендереп бетергәнче китереп торачакбыз. Аларның җитмәвенә бәйле ситуация мәктәп формалары алырга күрше районнардан, асылда Самара өлкәсеннән дә килүләренә бәйле, ә заявка бары тик Нурлаттан гына кергән иде. Сатучылар һәр кешенең паспорты тикшереп утыра алмый бит инде. Әлегә фабрика барлык заявкаларны да канәгатьләндереп өлгерә алмый. Әмма бу проблема да хәл ителәчәк. Форманы 10 сентябрьгә кадәр сатып алып булачак.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X