“Гаилә” илкүләм проекты кысаларында ачылган гаилә үзәкләре халык арасында популярлаша бара
2025 елның декабрендә республиканың Әлмәт, Казан шәһәрләрендә ике Күп функцияле гаилә үзәге ачылды. Бу чорда аларга республиканың 85 гаиләсе мөрәҗәгать иткән.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, Күпфункцияле гаилә үзәкләрендә ата-аналар “бер тәрәзә” форматында социаль ярдәм һәм хезмәтләр турында мәгълүмат, шулай ук үз проблемаларын хәл итүдә шәхси ярдәм ала ала.
“Мөрәҗәгать итүчеләр арасында ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән һәм бала өстеннән опеканы торгызырга теләгән гаиләләр бар; ата-аналарның алкоголь куллануы аркасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр. Безгә оператив рәвештә социаль хезмәтләр яки нинди дә булса консультацияләр алу өчен махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре дә мөрәҗәгать итә. Һәм, әлбәттә, балалар һәм ата-аналар арасында мөнәсәбәтләре бозылган гаиләләр килә. Алар белән шунда ук психологлар һәм социаль педагоглар эшли, алар диагностика үткәрә һәм үзара мөнәсәбәтләрдәге проблемаларны ачыклый, шуннан соң конфликтны чишү схемасын тәкъдим итә”, – дип аңлатма бирде ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева.
Ул билгеләп үткәнчә, һәр очрак өчен махсус программа эшләнә, һәм Күп функцияле гаилә үзәгенә йөрүчеләр саны да шуңа бәйле – кемгәдер бер тапкыр килү дә җитә, ә кайбер гаиләләр белән эш даими рәвештә алып барылачак.
Исегезгә төшерәбез, Күп функцияле гаилә үзәкләре үз эшчәнлекләрен “Гаилә” илкүләм проекты кысаларында алып бара.
Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев