Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Хөрмәтле агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре, тармак ветераннары!

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан иң ихлас теләкләремне кабул итеп алыгыз!

Илебездә билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәмнәр арасында бу көн аеруча абруйлы, чөнки ул иң хөрмәтле һөнәр ияләре - туган җиргә тугрылыклы булып калган игенчеләр, терлекчеләр, эшкәртү сәнәгатендә тырышып хезмәт куючылар бәйрәме. Илебез тормышында нинди генә үзгәрешләр булып тормасын, авыл хезмәте элеккегечә үк һәркайсыбызга кирәк.

Авыл хуҗалыгы районыбыз икътисадында үзгә урын алып тора һәм чын-чынлап аның горурлыгы булып санала. Бу ел район аграрийлары өчен аерата уңышлы булды. Басулардан соңгы еллар өчен рекордлы уңыш җыеп алынды. Авыр хезмәтегез, куелган максатларга ирешә белүегез, район үсешенә зур өлеш кертүегез өчен зур рәхмәт сезгә. Бәйрәм алдыннан тармак ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре әйтәсе килә.

Сез салган данлы традицияләр уңышлы дәвам иттерелә, сезнең белем һәм тәҗрибәгез тармакта яңа үрләр яуларга ярдәм итә. Барчагызга да иминлек, тыныч тормыш, барлык башлангычларыгызда уңышлар, бәхет телим. Йортларыгызда муллык, гаиләләрегездә татулык хөкем сөрсен, хезмәтегез матур нәтиҗәләр белән сөендерсен!

Равил Кузюров, Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев