Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Яңа Иглай балалар бакчасында база балалар бакчасының методик берләшмәсе узды

Семинар-практикумның темасы – “Татар халкының гореф-гадәтләре һәм традицияләре аша төрле яшьтәге балалар арасында милли мәдәният нигезләрен формалаштыру”.

Семинарда Яңа Иглай балалар бакчасында тәрбияләнүче барлык нәниләр һәм бакча хезмәткәрләре катнашты. Балалар белән татар халкының инде онытылып барган күпме уеннары, җырлары, мәкальләре искә төшерелде. Күңел җылысы биреп кулдан эшләнелгән чигүле мендәрләр, ашъяулыклар, тастымаллар, тәрәзә кашагалары, намазлык, тукыган паласлар, сырган кырык-кырамалар һәм татар халкының башка кул эшләре искә алынды.

Киндер тукыган тукмак, чигүле кулъяулык, тәлпәк белән онытылып барган уеннар уйналды. Аулак өй күренеше барган татар өе дә тулысынча үткән заманнарга туры китереп ясалган иде. Искә алынган барлык татар гореф-гадәтләре һәм традицияләре балалар күңелендә әле бик күп еллар сакланып, киләчәк буынга мирасыбызны югалтмаска булышыр, дип өметләнә бакча коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев