Яшь нурлатлыларны иҗади бәйгедә катнашырга чакырабыз
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган традицион иҗади бәйгебезне башлап җибәрдек.
Шагыйрьнең тууына 140 ел тулуга багышланган бәйгебез быел якташыбыз, “Березовский рудник” җәмгыяте генераль директоры Фәрит Миннәхмәт улы Нәбиуллинның иганәчелек ярдәме белән үтә. Балалар бакчаларына йөрүче 3 яшьтән зуррак сабыйларны һәм 1-11 сыйныф укучыларын анда катнашып, үз осталыкларын күрсәтергә чакырабыз. Бәйгегә коллектив заявкалар да кабул ителә.
Конкурсның номинацияләре:
“Нәфис сүз” – Габдулла Тукай әсәрләрен яттан сөйләү;
“Рәсем ” – Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр;
“Театраль тамаша” – сәхнәләштерелгән күренешләр һәм миниспектакльләр.
Һәр номинациядә җиңүчеләр ике яшь категориясендә – балалар бакчалары сабыйлары һәм укучылар арасында аерым ясалачак. Шулай ук катнашучылар арасыннан онлайн-тавыш бирү юлы белән “Тамашачылар мәхәббәте” призы ияләре сайланачак.
Бәйгегә эшләр 16 апрельгә кадәр татар һәм рус телләрендә кабул ителә. Җиңүчеләрне акчалата бүләкләр һәм дипломнар көтә. Барлык катнашучылар да электрон катнашучы дипломнары алачак.
Бәйгедә катнашу өчен видеоэшләр һәм рәсемнәрне redak@list.ru адресы буенча көтеп калабыз. Аның нигезләмәсе белән танышыгыз.
Белешмәләр өчен тел. 2-36-13.
Бәйге 2026 елның 12 мартыннан 26 апреленә кадәр үтә. Бәйгене оештыручы – “ТАТМЕДИА” АҖнең “Нурлат-информ” филиалы. Бәйгенең шартлары, үткәрү, бүләкләрнең саны, алу тәртибе белән 2-36-13 номеры буенча һәм nurlat-tat.ru сайтында танышырга мөмкин.
Реклама 0+ Erid: 2VtzqwPPbj3
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев