Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Яшел Үзәндә күпфатирлы йортта янгында өч кеше һәлак булган

Аларның шәхесләре ачыклана.

 

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Яшел Үзән шәһәрендә төнге сәгать өчләр тирәсендә Чапаев урамы, 1нче йорт адресы буенча урнашкан 9 катлы кирпеч йортның бер бүлмәсендә янгын чыккан.

Янгынны сүндерүдә һәм кешеләрне эвакуацияләүдә МЧСның 27 белгече һәм 7 берәмлек техникасы катнашкан. Аларның нәтиҗәле эшчәнлеге аркасында 9 кешене коткарып калганнар, аларның икесе – балалар.

Кызганычка каршы, янгын нәтиҗәсендә 2 ир-ат һәм 1 хатын-кыз һәлак булган. Хәзерге вакытта аларның шәхесләре ачыклана.

Янгын мәйданы 10 квадрат метрны тәшкил иткән. Дәүләт янгын күзәтчелеге белгечләре янгын чыгуның сәбәпләрен ачыклый.

Хәлне тикшерү өчен вакыйга урынына шәһәр прокуроры Дмитрий Ерпелев барган. Фаҗиганең башлыча сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

Фото: Россия МЧСының Татарстан буенча баш идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев