Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Язгы ташуга әзерлек: Якушкинода бозга көл сибәләр һәм кизү тору оештыралар

Якушкино авыл җирлегендә язгы ташуга әзерлек чорында сыналган халык ысулларыннан да файдаланалар: үткән атнада биредә бозны “каралттылар”

Яз җитүен Якушкино авыл җирлегендә борчылып каршы алалар, чөнки муниципаль берәмлеккә караучы өч торак пунктның икесенә су басу куркынычы яный. Якушкино авылында исә 2005 елда Аксумлинка елгасында боз тыгылып, зур суның янәшәдәге өйләрнең тәрәзә төпләренә кадәр күтәрелүен, тиз арада халыкны, терлек-туарны эвакуацияләүләрен дә яхшы хәтерлиләр әле. Вакытында күрелгән профилактика чаралары ярдәмендә соңгы 20 елда су басуга юл куймасалар да, тынычланыр өчен урын юк, чөнки кар алдагы еллардагыга караганда шактый күп яуды бит. Һава торышының кинәт кенә җылытып җибәрүе аркасында аның тиз арада эреп, хәвеф-хәтәргә дә китерүе бар.

“Язгы ташу чорында халыкны һәм территорияне саклау буенча план нигезендә эшлибез, махсус комиссия төзелде, – ди авыл җирлеге башлыгы Хасибулла Хәмидуллин. – Якушкино авылында су басу куркынычы зонасына 78 хуҗалык керә. Анда яшәүчеләрнең исемлекләре төзелде, алар арасында 4 кече яшьтәге сабый, ятып авыручы 6 кеше бар, ялгыз яшәүчеләр, пенсионерлар контрольгә алынды. Бу йортларда йөреп белешмәлекләр таратып чыктык, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда ничек эш итәргә кирәк булуы турында аңлаттык”. 

Аксумлинка елгасында боз гадәттә зур күпер астында һәм авыл башындагы буа янында тыгыла икән. Шуңа да бу участоклар аерым контрольдә. Биредә профилактика чараларын үткән атнада ук уздырдылар инде. Ир-атлар яр буендагы куакларны чапты, ә хатын-кызлар кулларына чиләкләр алып, боз өстенә көл сибеп чыктылар. 

“Бездә халык бу ысулдан элек-электән файдалана. Көл сибелгән участокларда язгы кояш нурлары белән кар һәм боз тизрәк эри, шуңа бозны ел саен көл яисә күмер белән “каралтабыз”, – ди үзенчәлекле өмәдә катнашкан хатын-кызларның берсе Гүзәл Хәмидуллина. – Көлне үзебез дә җыйган идек, халык та китерде. Кыска гына вакыт эчендә күпер астындагы участок кап-кара булып калды. Бу вакытта исә авыл активистларының берсе Сергей Толчин кулына буяу һәм пумала алып, күпер терәгенә ясап куелган “сызыкларны” яңартты. Инде тиздән күпер янында кизү тору оештырылачак һәм авыл халкы елгада суның күтәрелүен тәүлек әйләнәсе әлеге билгеләр буенча күзәтеп торачак. 

“Зур су гадәттә кичке вакытта килә. Яңартылган билгеләр фонарь яктысында тагы да ачыграк күренеп торачак. Су күтәрелә башлагач, уяулыкны арттырырга туры киләчәк. Ул 1,5 метр биеклеккә җитсә, куркыныч булып санала”, – ди ул. 

Су басуга каршы профилактика чаралары исә киңкырлы. Авыл җирлегендә махсус техника ярдәмендә барлык су агу торбалары һәм каналлары кардан ачылган, хуҗалыкларда булган көймәләрне барлаганнар, медикаментлар, азык-төлек, су запасы, кизү техника әзерләнгән... 

“Табигатьнең үз-үзен ничек тотасын алдан фаразлап булмый. Төрле ситуацияләргә дә әзер булып торырга кирәк. Шул чагында гына гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калырга мөмкин булачак”, – ди Хасибулла Хәбибуллович.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев