Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Игътибар! Әзерлек тикшерелә

Шимбә, 28 июль көнне, көндезге 10нан 11гә кадәр Татарстан Республиукасында Гражданнар оборонасының үзәкләштерелгән хәбәр салу төбәк автоматлаштырылган системасының әзерлеген тикшерү үткәрелә.

Халыкка хәбәр салу өчен республикада булган барлык урам электросиреналары һәм тавыш көчәйткечле җайланмалар кулланылачак, смс-хәбәр җибәрү үткәреләчәк, шулай ук республика телеканалларының һәм радиостанцияләеренең, ОКСИН һәм СЗИОНТ терминал комплексларның мөмкинлекләре файдаланылачак.
Электромеханик сиреналарның тавышы "БАРЧАГЫЗ ИГЪТИБАР ИТЕГЕЗ!" дигән кисәтү сигналын бирүне аңлата, ул яңгырагач, халыкка радиотрансляция приборларын һәм телевизорларны кабызып махсус хәбәрне тыңларга кирәк.
Аннан янә көндәлек программаларны, телевидение каналларын һәм радиостанцияләр тапшыруларын трансляцияләү башланачак .
Болар хакында тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасы МЧСының Интернет-сайтында бирелгән.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТР МЧСы ОКСИОН СЗИОНТ

2
X