Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Илдус Диндаров ТР Рәисенең Рәхмәтенә лаек булды

Югары бүләкне аңа Казанда «Татмедиа» агентлыгының йомгаклау утырышында тапшырдылар.

 Шул көннәрдә Казанда үткән  “Татмедиа” агентлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында бер төркем матбугат хезмәткәрләрен бүләкләделәр.  Алар арасында  районыбызда яшәп  иҗат итүче язучы, журналистика ветераны, “Дуслык” газетасының турылыклы дусты Илдус Диндаров та бар иде. Аңа күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның  Рәхмәте  тапшырылды. Якташыбызны ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров бүләкләде. 

Каләм остасы буларак күпкырлы намуслы эшчәнлеге өчен моңа чаклы да байтак мактаулы исемнәргә һәм медальләргә лаек булган Илдус Гали улына бу яңа  зур бүләк исә нәкъ менә  агымдагы айда якынлашып килүче туган көне уңае белән  тәбрикләү төсен алды. Форсаттан файдаланып, Илдус аганы Илбашының Рәхмәтенә ирешүе белән бергә, 77 яше тулу көне белән дә чын күңелдән котлыйбыз! Якташыбызга яңа иҗади уңышлар телибез.  
        
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев