Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Илдус Диндаровның яңа китабы дөнья күрде

Шул көннәрдә районыбызның күренекле язучысы һәм журналисты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Нурлат шәһәренең мактаулы гражданины, Татарстан Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы Илдус Диндаровның “Чорлар чатында” дип аталган чираттагы китабы дөнья күрде.

Ул Нурлатның 110 еллыгы уңаеннан чыгарылган. Китап язучының Татарстан матбугаты басмаларында 55 елга якын эшләү дәверендә дөнья күргән публицистик мәкаләләрен, очеркларын, әңгәмәләрен, рецензияләрен үз эченә ала.

– “Чорлар чатында” китабы үткән гасыр һәм бүгенге вәзгыятьнең иң мөһим вакыйгаларын сурәтли, ике гасырга да хас киң проблемаларны, тәрбия, экология, мәгариф, тел мәсьәләләрен яктырта, – диде Илдус ага. – Ул район башлыгы Алмаз Әхмәтшинның хуплавы һәм теләктәшлеге белән чыгарылды. Аны бастыру эшендә теләктәшлек күрсәткән һәркемгә рәхмәт белдерәм.

“Чорлар чатында” китабы Казанның “Сүз” нәшриятында 500 данәдә басылып чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев