Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Индексация һәм стажны исәпләүнең яңа тәртибе: лаеклы ялдагы нурлатлылар өчен нинди үзгәрешләр бар

Пенсия законнарындагы кайбер үзгәрешләр нурлатлыларда кызыксыну уяткан.

Бу алар безгә телефон аша җиткергән сораулардан күренә. 

Надежда Кармышева, пенсионер: 
«Соңгы вакытта пенсия законнарындагы үзгәрешләр һәм индексация турында күп ишеттем. Төгәлрәк беләсе иде: быел районыбызда түләүләр белән хәлләр ничегрәк тора? Кемнең пенсияләре артты инде һәм социаль түләүләр алучыларга якын араларда нәрсә көтәргә?» 

Саҗидә Галимова, күпбалалы ана: 
«Гаиләдә балалар күп булса, алар өчен стажны хәзер яңача исәплиләр дип ишеттем. Бу сүзләр дөресме?»

Иван Семенов, пенсионер: 
«Агымдагы елда Нурлат районында ветераннарга түләүләрне һәм пенсияләрне индексацияләү турында газета аша аңлатма бирсәгез иде».

Без исә, үз чиратыбызда, барлык сорауларны да Россия Социаль фондының ТР буенча Нурлат районындагы Клиентлар хезмәтенә (Пенсия фондына) юлладык. Һәм аның җитәкчесе Рушания Шакировадан түбәндәге җавап алдык: 

«2026 елның 1 гыйнварена районыбызда пенсия алучыларның гомуми саны 15 915 кеше тәшкил итте. Пенсия турындагы законнарны үтәү кысаларында 2026 елның 1 гыйнвареннан иминият пенсияләре 7,6 процентка индексацияләнде. Агымдагы чорга бер пенсия коэффициентының (баллының) бәясе 156 сум 76 тиен күләмендә билгеләнде. Әлеге яңадан исәп-хисап ясау районыбызның 14 605 пенсионерына кагылды. 
Игътибарыгызны “Иминият пенсияләре” Федераль законына кертелгән үзгәрешләргә дә юнәлтәсебез килә. Яңарган нормалар нигезендә, һәр баланы яшь ярымга кадәр карау чоры хәзер иминият стажына кертелә. Әйтик, элеккеге закон буенча тәрбияләү чоры дүрт бала белән генә чикләнгән булса, хәзер барлык балаларны тәрбияләү вакыты да исәпләнә. Нурлат районында 2026 ел башыннан әлеге хокуктан 532 кеше файдаланды инде. Моннан тыш, 2026 елның 1 февраленнән хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм инвалидларына ай саен бирелә торган түләүләр 5,6 процентка индексацияләнде. Ярдәмнең әлеге чарасы 6 123 нурлатлыга кагылды. Инвалид балалар һәм I төркем балачактан инвалидларны караучы затлар өчен түләүләр дә 5,6 процентка индексацияләнде. Әлеге түләүләрнең күләме 11 563 сум 20 тиен тәшкил итә. Районыбызда аны 309 кеше ала.
2026 елның 1 апреленнән социаль пенсияләрнең индексацияләнүе турында да хәбәр итәбез. Ул 6,8 процентка артты, әлеге үзгәреш Нурлат районының 1289 кешесенә кагылды».

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев