Иске Чаллы авылында зур тарихлы чаңгы турниры узды
Советлар Союзы Герое Николай Синдряков истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары быел 59нчы тапкыр оештырылган.
Бу юлы да ярышлар оешкан төстә үткән. Укучылар арасында оештырылган команда эстафетасында җиңү өчен 7 команда көч сынашкан, зурлар арасында шәхси беренчелектә 30га якын чаңгычы стартка баскан. Чаңгы юлларында һәркем үзенең чыдамлылыгын, җитезлеген һәм җиңүгә омтылышын раслаган. Эстафетада исә яшь чаңгычыларның шәхси әзерлекләре белән бергә командада эшли белү сәләте дә сыналган.
Иске чаллылылар бу юлы да ярышларны зур спорт бәйрәме итеп оештырганнар. Анда авыл халкы, Геройның туганнары актив катнашкан, оештыручылар һәркемне кайнар чәй һәм коймак, төшке аш белән сыйлаганнар. Ярышлар нәтиҗәләре буенча, җиңүчеләр һәм призерлар район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән медальләр, грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булган. Махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган авылдашлары Николай Семеновның толы Юлия Гаврилова исә ярышларда катнашкан һәркемгә татлы бүләк – шоколадлар өләшкән. Иске Чаллыда әнә шулай үз геройлары белән горурланалар һәм алар турындагы хәтерне яшәтү өчен зур тырышлык куялар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев