Югары Нурлат мәдәният йортында “Самавырда – кунакта” танып-белү чарасы узды
Яшүсмерләр өчен Самавыр көненә багышланган чара Пушкин картасы буенча үткәрелде.
Чарага Югары Нурлат микрорайонында яшәүче, Нурлат шәһәренең 9нчы урта мәктәбендә белем алучы кызлар һәм малайлар килде. Чара башында мәдәният йорты мөдире Гөлсинә Фәтхетдинова һәм Гөлүзә ханым “Самавыр тарихы” темасына әңгәмә үткәрделәр, аннан укучылар самавырның нинди өлешләрдән торганы турында мәгълүмат алдылар, чәй тарихы һәм татарларның элек-электән килгән чәй эчү традициясе белән таныштылар. Самавырның туган ягы Тула шәһәре икәнен дә, шулай ук муллык, иминлек, гаилә иминлеге, бәхет символы булып саналуын да белделәр. Чара барышында укучы балалар самавыр һәм чәй эчү белән бәйле әйтемнәрне, табышмакларны, шигырьләрне искә төшерделәр. “Татар чәе” һәм “Чәй этикеты” турында викторина сорауларына җавап бирделәр.
Ахырда укучы егетләр һәм кызлар күмер самавырында кайнаган чәй һәм кайнар коймаклар белән сыйландылар.
Гөлия Галямова, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Нурлат бүлеге җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев