Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Кайбер татарстанлылар 2026 елда картлык буенча социаль пенсиягә чыга алачак

Татарстанлыларга картлык буенча ике төрле – иминият һәм социаль пенсия бирелә.

Билгеле бер кануннар нигезендә, иминият пенсиясен алу өчен 15 ел хезмәт стажы, шулай ук 30 пенсия баллы булырга тиеш. Тиешле стажы яки баллары булмаган кешеләр социаль пенсия алачаклар.

2026 елда картлык буенча социаль пенсиягә 1957 елгы ир-атлар һәм 1962 елгы хатын-кызлар чыга алачак. Шул ук вакытта алар социаль пенсиягә чыгудан баш тартып, өстәмә стаж, пенсия баллары җыю һәм иминият пенсиясенә дәгъва кылу өчен эшләүләрен дәвам иттерә алалар. Киләсе елда социаль пенсиянең минималь күләме 9424,1 сум тәшкил итәчәк. Әгәр бу пенсионер ала торган бердәнбер түләү булса, ул яшәү минимумына кадәр җиткерелгән өстәмә социаль түләү алачак, ул 2026 елда Татарстанда 16 098 сум булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев