Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеенда нефтьчеләргә багышланган яңа экспозицияләр ачылды

Әлеге вакыйга “Үзгәрүчән дөньяда заманча музей” проекты кысаларында тормышка ашырылды.

Залларны яңарту һәм фондны тулыландыру “Татнефть” Компаниясе гранты ярдәмендә мөмкин булган. 

Тантаналы ачу чарасында район башлыгы Дамир Ишкинеев, “Нурлатнефть” НГДУсы начальнигы Рамил Матуров, “Татнефть” Бизнеска хезмәт күрсәтү үзәгенең Нурлат районы буенча социаль программаларны озата бару үзәге җитәкчесе урынбасары Ришат Сафиуллин, Нурлат башлангыч территориаль профсоюз оешмасының Ветераннар советы рәисе Евгения Казанкина һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты. 

Дамир Азатович, җыелучылар алдында чыгыш ясап, проектның шәһәр өчен никадәр мөһим булуын билгеләп үтте. 

“Бүген без яңартылган залларны ачабыз. Биредә нефть тармагында хезмәт куючы геофизикларга, бораулаучыларга, нефтьчеләргә төп игътибар бирелгән, чөнки Нурлат – нефтьчеләр шәһәре. Без “Татнефть” Компаниясе генераль директоры Наил Өлфәт улы Магановка чын күңелдән рәхмәтлебез. “Татнефть” – социаль юнәлешле компания, без аның белән ел саен мөһим грантларны тормышка ашырабыз. Бу залларны яңартуда турыдан-туры катнашкан предприятие ветераннарына да зур рәхмәт”, – диде ул. 

“Бу чара нефтьчеләрнең еллар дәвамында ничек хезмәт куюларын һәм бүгенге көндә ничек эшләүләрен күзалларга мөмкинлек бирә. Нефть чыгару техникасы һәм технологияләрендә бик күп нәрсә үзгәрде. Яшьләргә боларның барысын да белү һәм чагыштырып карау файдалы булырдыр, дип уйлыйм”, – дип буыннар алмашының никадәр мөһим булуын билгеләп үтте “Нурлатнефть” НГДУсы начальнигы Рамил Матуров. 

Яңа заллар нефтьчеләрнең үзләренең туган предприятиеләре һәм шәһәр тормышына битараф булмаулары нәтиҗәсендә барлыкка килгән. “Татнефть” Бизнеска хезмәт күрсәтү үзәгенең Нурлат районы буенча социаль программаларны озата бару үзәге җитәкчесе урынбасары Ришат Сафиуллин – проектны хуплаучыларның берсе. Чарада ул шәһәр үсеше нәкъ менә нефть тармагының уңышлары белән тыгыз бәйләнгән булуын билгеләп үтте. 

“Шәһәребез нефтьчеләр ярдәме белән чәчәк ата. Күпләгән социаль объектлар ачыла, мәсәлән, күптән түгел генә Нефтьчеләр скверы барлыкка килде. Ә музейның яңартылган залларында яшь буын тарих белән якыннан танышып, предприятиебезнең чишмә башы һәм яуланган үрләре турында беләчәк”, – диде ул. 

Музей директоры Флюра Морзаханова проектның әһәмиятенә тукталды. 

“Тормыш үзгәрә, бүген бар нәрсә интерактив белән бәйле. Хәзерге балалар замана белән бер адымда атлый, әмма музей музей булып кала: бала тарихны үз күзләре белән күрергә, экспонатларны кулларына тотып карый алырга тиеш, – ди ул. – “Нурлатнефть” НГДУсы коллективы ярдәмендә без предприятие турында уникаль материаллар җыйдык. Проект кысаларында фонд 160 яңа экспонат белән тулыланды. Безнең фондта барлыгы 10000нән артык берәмлек экспонат саклана, аларның барысын да залларда урнаштыру мөмкин түгел. Шуңа күрә экспозицияләр даими яңартылып торачак, ә мультимедиа җиһазлары витриналарга сыймаган экспонатларны тәкъдим итәргә булышачак”.

Кунаклар тармак хезмәткәрләренең музейны яңартуга керткән өлешенә аеруча зур игътибар бирделәр. Ветераннар советы рәисе Евгения Казанкина җентекле әзерлек эшләре турында сөйләде. 

“Тугыз ай дәвамында без районда нефть тармагы тарихы белән бәйле барлык нәрсә – фотоархивлар, документлар һәм шәхси әйберләрне җыйдык. Бу бик дулкынландыргыч хезмәт булды, чөнки вакытлар уза һәм нефтьчеләрнең батырлыкка тиң хезмәтләре турындагы хәтер яшәргә тиеш”, – диде ул. 

Предприятие ветераны София Хәммәтгалимова да үз истәлекләре белән уртаклашты. Ул музейга үзенең термосын бүләк итте, аның белән кайчандыр скважиналарга җир асты ремонты үткәрү бригадаларына кайнар ризык ташыганнар. 

“Элек хәзерге вакыттагы кебек шартлар юк иде бит. Бер вагончыкта эш кораллары да саклана, шунда ук ял да итәләр иде. Ашханәдән китерелгән ризык суынмасын һәм бөтен бригадага җитсен өчен, менә шундый зур термослар куллана идек, алар якынча 5 литрлы булгандыр. Минем термос бүген дә җылыны саклый әле. Ул экспозициядә лаеклы урын алыр дип өметләнәм. Бирегә оныгымны да алып килеп, аңа да музейны күрсәтәчәкмен”, – диде София Марсовна. 

Рәсми өлештән соң музей директоры Флюра Морзаханова кунаклар өчен беренче экскурсияне үткәрде һәм һәр яңа витрина турында җентекләп сөйләде. Яңартылган музейда исә шәһәр халкы һәм кунакларын көтеп калалар – биредә һәркем Нурлатның киләчәген төзегән нефтьчеләрнең тарихы белән якыннан таныша алачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев