Казаннан Мәскәүгә самолет рейслары тоткарлана
Моның төп сәбәбе – илебез башкаласында көчле кар яву.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстаннан Мәскәүнең Шереметьево аэропортына очучы рейслар башкалада көчле кар яву аркасында массакүләм рәвештә тоткарлана.
Казан аэропорты сайтындагы мәгълүматларга караганда, Шереметьевога ким дигәндә ике рейс соңара. Түбән Камада да Шереметьевога 16:45кә планлаштырылган рейс кичектерелгән. Алга таба да тоткарлыклар булуы ихтимал.
Элегрәк Мәскәү аэропорты, һава торышы начарлану сәбәпле, рейслар 12:00гә кадәр кабул итмелмәячәк, дип игълан иткән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев