Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Көчлеләр ачыкланды

Дүшәмбе көнне Г.Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә малайлар һәм кызлар арасында йөзү буенча ярышлар үтте. Ярашларның нәтиҗәләре буенча республика беренчелегендә катнашу өчен команда формалаштырылды.

Спорт мәктәбендә бу юлы 80нән артыграк яшь йөзүче җыелды, алар брасс, аркада йөзү һәм ирекле стильләрдә көч сынашты. Төп дистанция йөз метрга ярышу булды, әмма 2008нче елдан яшьрәкләр 50 метрда көч сынашты.
Йөзүләр сериясе районны республика ярышларында тәкъдим итәчәк спортчыларны ачыклады. Һәр дистанциядә призерлар грамота һәм медальләр алды. Яшь спортчыларны район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Әнәс Нәбиуллин, спорт мәктәбе директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Гөлнара Усманова һәм тренер-укытучы Илсур Нәбиуллин сәламләделәр.
- Спорт мәктәбе мондый ярышларны даими рәвештә үткәреп тора, - ди Әнәс Әмирҗанович. - Чираттагысы да җитди көрәш һәм югары көндәшлек шартларында үтте. Пьедесталга менә алмыйча калган спортчыларның да шансы юк түгел әле. Үз сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тагы да булачак. Алга таба да спорт үрләрен район гына түгел, республика дәрәҗәсендә дә яклауларын телим.
ДЮСШның йөзү буенча тренерлары Илсур Нәбиуллин белән Ленар Фәтхетдинов сайлап алу нәтиҗәләреннән канәгать калдылар. Моннан тыш, йөзү ярышлары яхшы формадагы атлетларны ачыкларга, районда спортның бу төренең торышын ачыкларга ярдәм итте. Тренер-укытучылар төрле яшь төркемнәрендә эшләү буенча саллы тәҗрибәгә ия һәм җанатарларның өметләрен районда һәм аннан читтә аклау өчен бар көчләрен куячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев