Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Киекле авыл җирлегендә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм чаралары үтте

Аларны уздыруда Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат җирле бүлекчәсе үзенә караган “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы, җирле эшмәкәрләр Р.Ш.Мингалимов һәм Ф.Ф.Сәлахетдинов та өлеш керткәннәр.

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Киекле һәм Кизләү авылларының мәдәният йортларында үзган әлеге кичәләр чын мәгънәсендә бәйрәм төсе алып, авылларның гүзәл затлары күңелләренә хуш килерлек итеп оештырылган. 

Чаралар барышында Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Ә.С.Галәүтдинова исеменнән татар телен үстерүдә, милли гореф-гадәтләр, йолаларыбызны саклап-барлап яшәүдә үзләреннән лаеклы өлеш керткән авыл хатын-кызларына Рәхмәт хатлары тапшырылды. Җирлекнең талантлы үзешчәннәре һәм Нурлатта яшәүче якташ җырчылары Рәис Газизов башкаруында берсеннән-берсе матур моңлы җырлар яңгырады,

“Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Гөлия Галләмова хатын-кызларга мәдхия буларак шигъри кыйссалар укыды. Боларның барысы да бәйрәмгә үзгә бер ямь өстәп, тантанага әверелде. 

Кизләү авылы җирлегендә блогерлык белән шөгыльләнгән хатын-кызларның иҗади эшчәнлеге дә югары бәяләнеп, аларның һәрберсенә җирле “Ак калфак” оешмасының иң актив әгъзасы Р.И.Сафина тарафыннан Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе К.Р.Идрисова исеменнән Казанның үзеннән үк махсус җибәрелгән сертификатлар тапшырылды.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев