Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Киекле авылы ир-егетләре Ураза гаетендә авылдашларын пылау белән сыйлаган

Чараны Зөлфәт Сөнгатуллин башлангычында түбән оч мәхәлләсе ир-егетләре оештырган.

Зөлфәт Сөнгатуллин төркемендәге Киекле авылы егетләренең изге рамазан ае хакы-хөрмәтенә кылган игелекле гамәлләре мәхәллә мәчетендә чистарту, агарту, буяу һәм мәчетнең тирә-ягын төзекләндерү кебек күркәм эшләре белән генә чикләнеп калмаган булып чыкты. Бәйрәм кичендә, Рамазан шәрифне зурлап үзләренең хәләл малларыннан саллы өлеш кертү ниятендә, шушы төркем егетләре бергә берләшеп, үз көчләре белән мулдан әзерләнгән гает бәйрәме табыны оештыру хәстәренә керештеләр. Төнге уникеләр тирәсендә башланып киткән шундый шатлыклы да, игелекле дә мәшәкать нәтиҗәсе буларак, мәхәллә мәчетенә җыелган авылдашлары һәм дин кардәшләре гает намазын тәмамлап чыгуга, мул табыннар артында төрле ризык-нигъмәт белән яңа гына пешеп чыгып, кайнар парларын бөркеп торган хуш исле пылау белән бергә тандырдан гына төшкән “үзбәк лепешкалары” көтеп тора иде. 
Бәйрәм тәгаме буларак, авызлардан сулар китерерлек шул пылауны пешерер өчен зур казан эзләү, казанны Нурлаттан таба алмагач, Зөлфәтнең Самара шәһәренә үк сәфәр кылуын һәм танышлары аша шуннан зур казан табып сатып алып кайтуын, табын артында сыйланучылар белми дә калдылар. 

Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп башкарган игелекле гамәлләре әҗер-саваплардан булып, тоткан чыгымнары үзләренең хәләл малларының гошереннән булса икән дигән максатта игелекле гамәлләр кылып яшәгән Зөлфәтнең үзенә һәм аның төркемендәге мәхәллә егетләренең һәркайсына:  Рамил, Равил, Раил Мингалимовлар, Данис Айсин, Рөстәм Мөхетдинов, Фәнис Әһлетдинов, Айрат Заһретдинов, Марсель Билалов, Артур Айсин, Алмаз Галлямов һәм Рифат Әбделвәлиевка олы рәхмәтләр белдереп, үзләренә исәнлек-саулык һәм гаилә бәхете теләп калам!                                  

Гөлия Галямова, Нурлат җирлегенең “Ак калфак” иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев