Киекле авылы халкы Ураза гаетен зур бәйрәм итеп билгеләп үткән
Игелекле гамәлләр кылу традициясенә тугры калган Киекле авылы егетләре үзләренең әйдаманы булган Зөлфәт Сөнгатуллин җитәкчелегендә, быелгы изге Рамазан аендагы гает намазы хөрмәтенә дә, авыл халкы һәм мәчет картлары өчен сыйлы мул табыннар оештырып бәйрәм ясадылар.
Төркемдәге егетләрнең һәрберсенең хәләл малларының гошере сыйфатында өлеш чыгарып әзерләнгән хуш исле итле пылау гает намазын тәмамлап чыгучы йөздән артык кешене кайнар пар бөркеп көтеп тора иде инде!
Быелгы гаеттә кылган игелекле гамәлләренең шунысы аерым рәхмәткә лаек – кайнар пылауны төрле сәбәп аркасында гает намазына килә алмаган картларның өйләренә үк таратып, чиксез әҗер-савап туплау бәхетенә дә ирештеләр мәрхәмәтле егетләребез. Бу игелекле гамәлгә махсус хәрби операциядә катнашучы һәм вакытлыча ялга кайткан авылдашыбыз Айсин Артурның да үз өлешен кертүе нур өстенә нур булды дип әйтерлек. Гаеттә җыелган садакалар мәхәллә мәчетен төзекләндерүгә тотыла барганга, мәчетебез дә ел саен күркәмләнә, яңара бара, Аллаһка шөкер!
Шунысы бик сөенечле, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп изге максатта игелекле гамәлләр башкарган егетләребезнең саны елдан-ел арта бара. Шуңа күрә дә үзләренең әйдаманнары булган Сөнгатуллин Зөлфәтнең үзеннән һәм аның улы Зөлфирдән башлап, Мифтахетдинов Илһам, Шәмсетдинов Рәис, Мөхетдинов Рөстәм, Мингалимов Рамил, Равил һәм Раил, Әхмәтов Илшат, Заһретдинов Айрат, Галләмов Алмаз, Зиннуров Илшат, Билалов Марсель, Сәлахов Рәмис, Гомәров Рөстәм, Мортазин Альберт, Хәмитвәлиев Ленар, Ураев Зөлфәт, Абдулвәлиев Илфат, Рифат, Гафиятуллин Илнур, Садыйков Илдар, Вафин Фаилгә һәм гүзәл затларыбыздан булган Шәфыйкова Гөлфинәгә барлык авылдашларыбыз һәм районыбызның “Ак калфак”лы хатын-кызлары исеменнән һәркайсына да олы рәхмәтләребезне белдереп, үзләренә исәнлек-саулык һәм гаилә бәхете теләп калабыз!
Гөлия Галямова, Нурлат шәһәренең “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев