Киекле авылының “Иске авыл зиратында” зур өмә үтте
Анда авылның киң күңелле, битараф булмаган ир-егетләре катнашты.
“Иске авыл зираты” – авылыбызның элеккеге урыныннан ерак түгел урнашкан, ерак бабаларыбыз җирләнгән бик тарихи һәм борынгы каберлек.
Шул көннәрдә авылдашыбыз Зөлфәт Сөнгатуллин җитәкчелегендә биредә авылыбызның асыл егетләре бик зур өмә үткәрделәр. Бердәм булып эшләп, биек булып үсеп киткән үләннәрне чаптылар, агач-куакларны кистеләр. Көн дәвамында эшләп, изге зиратны тулысы белән тәртипкә китерделәр.
Каберлекләрне карап тору дин буенча да, тормышның катгый таләпләренә туры килеп тә изге һәм әҗер-саваплары гамәлләрдән санала. Шундый гаярь йөрәкле ир-егетләребез булганда авылыбыз яшәячәк һәм гореф-гадәт, йолаларыбыз төгәл үтәлеп, чал тарихта үз эзен салган борынгы авылыбызның үз йөзе сакланып калачак дип ышанып әйтергә була.
Гөлия Галямова, Нурлат районының “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев