Киекле осталары сыерчыкларны яңа оялар белән каршылый
Нурлат районының Киекле авылында да яз үзенең иң көтеп алынган кунаклары – сыерчыклар белән бергә җитте.
Алар белән авыл күңеле ачылды, ишегалларына яңа тормыш авазы кайтты. Быелгы кошлар узган елгыларга караганда чаярак, үзләренең иске ояларын бик җентекләп тикшерәләр. Ни генә әйтмә, хуҗалар да көтә аларны. Киекле авылында яшәүче Равил Мөхетдинов сыерчыкларның ышанычлы дустына әйләнгән. Ул быел сигез сыерчык оясы ясаган инде, шул көннәрдә тагын бишне ясарга исәбе. Эш читен түгел, ә күңелле: нарат тактасыннан эшләнгән һәр оя – кошлар өчен яңа йорт, ә Равил өчен зур савап.
“Былтыргы ояга быел сыерчыклар шул хәтле күп килгән, хәтта аны бүлешеп сугышып та алдылар, – ди ул. – Бәлки шул ук гаилә үз балаларын да үзләре белән алып кайткандыр”.
Равил һәр елны бер оя ясап элә иде, ә быел өч өстәмә оя да әзерләгән. Әйтүенчә, сыерчыкларга оя җитми, авыл халкы заказ биреп тора.
“Эштән кайту белән остаханәдә оя ясарга керешәм”, – дип елмая ул.
Ә менә Алмаз Галямов әнисенең йортында сыерчык оясын алыштырырга уйлаган. Тик гади генә түгел, ә үзенчәлекле, бик матур итеп эшләгән. “VIP-оя”, – дип шаяртып атаган бу йортны кызы Алия һәм алар ояны өй кыегына беркетеп тә куйган.
“Сыерчыкларның тормышы кешенекеннән бер дә аерылмый, – ди Алмаз. – Алар хәзер зуррак, иркенрәк, матуррак оялар сайлап балалар чыгаралар. Ә моны күрү җанга рәхәтлек бирә”.
Сыерчыклар килү белән язның матурлыгы да тулысынча сизелә башлый. Аларның тавышы – табигать уянуның иң матур шаһиты. Менә шундый оялар ясап, кошларга ярдәм итүчеләр күбрәк булса иде, мондый эшләр – миһербанлыкның якты үрнәге, чөнки сыерчыклар килгән авылда яз башкача килә.
Киекле авылы күрсәткән бу үрнәк – туган якка, табигатькә сакчыл карашның тагын бер якты мисалы. Әйтерсең, нарат тактасыннан ясалган һәр ояда кеше күңеле җылысы саклана. Сыерчыклар исә бу җылылыкны яңадан-яңа җырларга әйләндереп, авыл өстенә тарата.
Гөлия Галямова, Нурлат районының “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев