Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Киекледә бакча булачак

"Иң мөһиме, балалар бар,-диде Киекле авыл җирлеге җыенында катнашкан район башлыгы Равил Кузюров Кизләү халкының балалар бакчасы турында соравына һәм мәсьәләне өйрәнеп, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән хәл итү юлларын эзләргә ышандырды.

Биредә бүген 47 мәктәпкәчә яшьтәге бала исәпләнә икән. Киекледә исә быел дәүләт программасы буенча 50 балага исәпләнгән балалар бакчасы төзеләчәк, Кизләүдә участок инспекторы өчен йорт торгызылачак, ике авылда да су үткәрү эшләре дәвам итәчәк.
Гомумән, Киекле авылы җыенында күтәрелеп тә ачык калган сорау булмады диярлек. Кизләү мәктәбенә ремонттан кала. Татарстанның тарихи-архитектур корылмалары исемлегенә кергән бу бинаның сакланышы район җитәкчелегенең дә күз угында. Ә авыл җирлеге башлыгы Рәфис Ганиев, инвестор Әхтәм Сөләйманов һәм авылның мәгариф, сәламәтлек саклау учреҗдениеләре җитәкчеләре, участок уполномоченныйлары чыгышлары авыл тормышын һәр яклап яктырттылар. Районда иң эреләрдән булган авыл җирлегендә тормыш көйле генә ага, дигән фикер калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат