Кизләүдән Воин позывнойлы махсус хәрби операция сугышчысы Жуков медале белән бүләкләнгән
Бу көннәрдә кыска вакытлы ялда, шуңа күрә чираттагы бүләге белән котлауларны иң элек туганнары белән якыннарыннан, дусларыннан, авылдашларыннан, элеккеге коллегаларыннан кабул итә.
Ул хәрби хезмәтен 2023 елның көзендә РФ Саклану министрлыгы белән контракт килешүе төзегәннән соң юлланган Херсон юнәлешендә уза. Ачыкланганча, хәрби көнкүрешкә җайлашырга аңа армия хезмәте ярдәм иткән икән.
“Армиягә 2004 елда киттем, Чечняда эчке гаскәрләрдә хезмәт иттем. Аннан соң тагын бер елга контракт буенча калдым, анда алган күнекмәләремнең файдасы биредә дә тиде, – ди Воин. – Хәзерге сугыш мин Чечняда күргәненнән аерыла: элегрәк автоматлар белән сугыша идек, хәзер дроннар... Һәм соңгы вакытта дәүләтнең пилотсыз системалар белән бәйле яңа подразделениеләрне булдыруга аерым игътибар бирүе фронтта үз бурычларын үтәүче сугышчылар һәм тулаем илебезнең иминлеге өчен бик мөһим”.
Ул чагында армиядән туган ягына әйләнеп кайтканнан соң, тыныч тормышка бик тиз күнегә, гаилә төзи. Тормыш иптәше Чулпан белән бер малай һәм өч кызга гомер бирәләр, аларны сөеп һәм кайгыртучанлык белән үстерәләр. Соңгы вакытта Рамил “Южная” агрофирмасында йөртүче булып эшләгән. Махсус хәрби операция башлангач исә, чын ватанпәрвәр буларак, читтә кала алмаган.
“Мобилизация башланды, мин белгән егетләрнең күбесе китте. Мин дә алар белән китәргә җыенган идем, фронтка җибәрүләрен сорап хәрби комиссариатка бардым, әмма ул чагында мине алмадылар”, – дип искә ала сугышчы.
Шуңа да карамастан, 2023 елның ноябрендә контракт килешүе төзеп, махсус хәрби операциягә юл ала. Гаилә башлыгының фронтка китү карарын якыннары авыр кабул итә. Тормыш иптәшенә ул башта бернәрсә дә әйтми, документлар әзер булгач кына өйдә башка тыныч кына утырып тора алмыйм дип аңлата. Балаларының кичерешләре аеруча көчле була – әтиләрен җибәрәселәре килми. Бүген зур гаиләсе аны дога белән өйдә көтә.
Башта Воин укчы булып хезмәт итә, соңгы дүрт айда исә “Урал” машинасы белән шәхси составны фронт линиясе буенча йөртә.
“Авыррак, әлбәттә, бронежилет һәрвакыт өстебездә, һәрчак корал белән йөрибез. Дроннар оча, төннәрен “баба-яга”, артһөҗүмнәр утка тота”, – дип дәвам итте ул.
Сугышчы әйтүенчә, кырыс шартларда аларны якташларының теләктәшлеге җылыта икән.
“Безгә гуманитар ярдәм китерәләр. Һәркемгә, бөтен Нурлат районына рәхмәт, читтә калдырмыйлар, ярдәм итәләр”, – ди ихлас рәхмәт белән Рамил.
Аның фидакарь хезмәте бүләкләр белән билгеләп үтелгән. 2024 елда ул “Махсус хәрби операция сугышчысына”, соңрак “Сугышчан казанышлар өчен” медальләренә лаек була. Күптән түгел генә исә, ялга кайтыр алдыннан фронт линиясеннән 30 километр ераклыкта батальон командиры урынбасары – Апач позывнойлы сугышчы аңа Жуков медален тапшыра.
“Нәрсә өчен бирделәр?” – дигәч, тыйнак кына күзләрен читкә төбәде. Соңрак, сөйләшү барышында гына ачыкланды: дошманның чираттагы һөҗүме вакытында өч хезмәттәшенең гомерен саклап калган...
Иң беренчеләрдән булып бүләге турында ул якыннары – әнисе, тормыш иптәше һәм балаларына хәбәр итә. Хәзер Рамил өйдә, якыннары янәшәсендә яңа көч җыя. Аның төп хыялы гаиләсе булган һәркемгә аңлаешлы: “Махсус хәрби операция тәмамлансын, өйләргә исән-сау әйләнеп кайтырга язсын, балалар беркайчан да мондый сынауларны күрмәсеннәр иде”, – ди.
Китәренә санаулы гына көннәр калган һәм ул янә алгы сызыкка әйләнеп кайтачак. Әмма хәзер инде тагы да зуррак ышаныч белән – аңа гаиләсе, иптәшләре генә түгел, үз геройларын көтеп яшәүче бөтен район халкы теләктәшлек күрсәтә бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев