Комбат Артист Нурлат укучылары арасында иҗади бәйге оештырды
Ватан сакчылары көне алдыннан районда гадәти булмаган иҗади конкурска йомгак ясалды.
29657нче гаскәр частенең 1нче мотоукчылар батальоны командиры, хезмәттәшләре һәм дусларына Артист позывное белән таныш булган якташыбызның инициативасын 60ка якын яшь рәссам күтәреп алган.
“Мәгърур Россия” рәсем һәм плакатлар бәйгесенә старт 12 гыйнварда бирелгән иде һәм менә ир-атларның төп бәйрәме алдыннан аңа йомгак ясалды. Иҗади ярыш өч – “Безнең заман геройлары”, “Агитация плакаты” һәм “Россия – үзенчәлекле ил” номинацияләре буенча үткәрелде. Соңгы номинациядә җиңүгә Түбән Чаллыдан Алиса Васильева лаек булды. Яшь рәссам авыл көнкүреше һәм иксез-чиксез киңлекләр темасын үз итүен билгеләп үтә.
“Мин православие храмын һәм аны әйләндереп алган табигать күренешләрен ясадым. Моңа 8 сәгатькә якын вакытым китте. Хәрби хезмәт узучы батальон командирының шундый мөһим бәйге оештыруы сөендерде, рәхәтләнеп катнаштым”, – дип уртаклашты Алиса Васильева.
Артист үзе дә шул яклардан һәм кече ватанга мәхәббәт аның өчен буш сүзләр түгел. Сүз уңаеннан, кызны бәйгегә әзерләгән башлангыч сыйныфлар укытучысы Людмила Герасимова үзвакытында комбатны да укыткан булган. Бәйге уздыру идеясе исә хәрбидә очраклы гына тумаган. Әйтүенчә, өйдән еракта Ватан белән бәйләнеш аеруча ныграк сизелә икән.
“Балалар рәсемнәренә карагач, безнең ил сагында ни өчен торуыбызны яхшырак аңлыйсың. Батальонда минем позывноем Артист, хәрби булсам да, иҗат якын миңа. Әлеге бәйге – балаларның тугани лләренә мәхәббәтен белдерү, аның бөеклеген ничек күзаллауларын күрсәтү мөмкинлеге. Укучылар бүгенге геройларның батырлыклары һәм уникаль табигатебезнең матурлыгы турындагы күзаллауларын кәгазьгә төшерсеннәр өчен өч номинация ясадык. Җирле оста Ильяс- Гыйльмановка аерым рәхмәтләремне белдерәм, ул балаларга үзенчәлекле сувенир тәңкәләр койды. Алар озак елларга истәлек булып калсыннар иде”, – дип уртаклашты ул телефон аша.
27 җиңүче һәм призерны бүләкләү тантанасы Ватан сакчылары көненә багышланган бәйрәм чарасы барышында узды. Яшь талантларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләрне район башлыгы Дамир Ишкинеев тапшырды. Ул мондый инициативаларның армия һәм тыл арасындагы бәйләнешләрне ныгытуын, балаларда үз илләренә карата горурлык хисләре тәрбияләвен билгеләп үтте. Бәйгене оештыручылар әйтүенчә, плакатлар һәм рәсемнәр тиздән алгы сызыктагы блиндажлар стеналарын бизәячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев