Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

“Кояшкай” балалар бакчасында Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үттеләр

“Тукай безнең күңелләрдә” кичәсендә балалар да, аларның әти-әниләре дә актив катнашты. 

“Кояшкай” балалар бакчасында  “Тукай безнең күңелләрдә” исемле бәйрәм иртәсе үтте. Чарабызның максаты балаларны татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормышы hәм иҗаты белән таныштыруны дәвам иттерү, белемнәрен киңәйтү иде. Балалар һәм әти-әниләр бу чарага күптәннән әзерлек эшләре алып бардылар: алар өчен рәсемнәр һәм кул эшләре бәйгесе оештырылды.  Бу бәйгедә һәр гаилә да актив катнашырга омтылды. 

Музыка җитәкчесе Альмира Гыйззәтуллина һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән берлектә оештырыган бәйрәм иртәсе һәр баланың күңеленә хуш килде. Бәйрәмебез Тукайның “Туган тел” шигыре белән башланып китте, балалар аны 3 телдә (татар, урыс һәм инглиз телләрендә) сөйләделәр.

Бөек шагыйребезнең әкият геройлары Шүрәле, Су анасы да бәйрәмебез кунаклары булды. Балалар бик теләп “Бәйрәм бүген”, “Туган тел”, “Пар ат” җырларын башкардылар; “Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”, “Кәҗә белән сарык” әсәрләрен сәхнәләштерделәр.

Бәйрәмебез татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

 

 Алия Мотыйгуллина, тәрбияче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев