Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Кычытканлы авылында дингә тартылучылар арта

Төн караңгылыгындагы тынлыкны бозып, Кычытканлы авылы өстендә моңлы азан тавышы яңгырый.

Күпчелек өй тәрәзәләрендә ут яна. Авыл халкы азанга кадәр үк сәхәр ашап, догалар укып, аның тавышын көтә.

Рамазан аенда һәр көнне, 5 тапкыр намазга чакырып, әйтелә азан. Бу изге ай авылыбызның тормышына, халкы аңына, калебенә нык тәэсир итә. Рамазан башланганчы ук мәчет картлары, киңәшеп, сәламәтлекләре какшау сәбәбе белән хәзер мәчеткә йөри алмаучы өлкәннәргә, уразага дип, тәм-томнардан күчтәнәчләр тапшырдылар. Бик изге гамәл бу.

Мәчетебездә гыйбадәт кылу өчен бөтен шартлар да булдырылган. Аның бинасы тышкы яктан тышланды, манарасы яңартылды, идәннәре җылытылды. Тәрәзә пәрдәләре, келәмнәр алыштырылды. Җиһазларның барысы да замана таләпләренә туры килә. Мәчеттә ифтар ашлары уздырырга теләүчеләр өчен бөтен мөмкинлек бар. Бүлмәләр якты, чиста. Барысы да иганәчеләр һәм авыл халкының тырышлыгы белән башкарылды.

Быел Рамазан аенда мәчеткә йөрүчеләрнең дә саны артты. Урам тутырып мәчет картларының, яшьрәкләрнең намазга җыелуы, ифтар ашларына баруы да күңелгә ниндидер рәхәтлек, динебезнең киләчәгенә өмет бирә. Тәравих намазына да йөрүчеләр күп. Мәчеттә бергәләп җыелып намаз уку кардәшлекне арттыра, бердәмлекне ныгыта, догалар өйрәнергә булыша. Хатын-кызлар да читтә калмый. Мәчеттә дини укулар үткәрелә. Авылда гарәп графикасын өйрәнүчеләр дә шактый.

Авылыбыз имам-хатыйбы Сөләйман Мәрдегалләм улы Мотаһировның теләкләре изге.

"Киләчәктә милләттәшләребез арасында татулык, тынычлык булсын, сугыш афәтләре тукталсын, кешелек сыйфатларын югалтмыйча, Аллаһы Тәгаләне онытмыйча яшәргә язсын иде", – ди ул.

Авылыбызда елдан-ел дингә тартылу күбрәк күзәтелә, яхшы якка үзгәрешләр сизелә. Рамазан ае барлык авылдашларыбызга ныклы иман, күңел тынычлыгы бирсен иде, сау-сәламәт булып, теләкләребезгә ирешик. Барлык гыйбәдәтләр савапка булсын! Аллаһы Тәгалә киләсе Рамазан айларын да исәнлектә, игелек, изгелек белән каршы алырга һәм гыйбадәттә уздырырга насыйп итсен, күңелләребезне иман нуры белән баетсын.

Рамилә Яруллина, Кычытканлы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев